Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Чаллыда уникаль күргәзмә: чаллылыларга шәһәрне сиземләү аша бәяләргә тәкъдим итәләр

Җомга, 17 май көнне, Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр «Музейлар төне»акциясенә кушыла алачак.

Җомга, 17 май көнне, Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр «Музейлар төне»акциясенә кушыла алачак. Тарихи һәм туган якны өйрәнү музее зур программа әзерләгән.

Биредә чаралар 17:00 сәгатьтә башлана һәм 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк: 

«Бу көнне без «КАМАЗ»автомобильләре макетларының яңа уникаль күргәзмәсен ачабыз. Бу Чаллыда яшәүче бер кешенең шәхси коллекциясе. Ул 30 елдан артык әлеге коллекцияне туплаган. 120гә якын КАМАЗ тәкъдим ителгән, алар барысы да төрле һәм кабатланмый. Алар арасында беренче КАМАЗ кебек уникаль экспонатлар бар. Эксклюзив та булачак – тамашачылар 50 яшь тулу уңаеннан юбилей Камазын күрәчәкләр», - дип сөйләде журналистларга музей директоры Румиль Кәрамиев.

Елга бер көн генә музей саклау фонды үз ишекләрен ача. Теләгән кешеләр 50 меңнән артык экспонатны бары бер сәгать эчендә карап чыга ала.

Быел беренче тапкыр «КАМАЗ» залында "Арт грамоталылык" мәктәбе һәм "Метро" мәдәни-белем бирү платформасы «Яр Чаллы сиземләү аша» проектын тәкъдим итә. Тактиль күргәзмә турында Италиядән Чаллыга күчеп килгән куратор Полина Кожина сөйләде.

"Кайчагында чаллылылар үз шәһәрләреннән ояла торгандыр дип уйлыйм. Алар матурлык һәм мәдәни бөтенлек юк диләр, ә миңа бөтенләй алай тоелмый. Яр Чаллы минемчә, бик зур потенциалы булган шәһәр булып калачак, анда бик күп кызыклы нәрсәләр эшләргә мөмкин. Белемем буенча мин социаль архитектор, теория һәм архитектура тәнкыйтьчесе белән шөгыльләнүче, шуңа күрә миңа бу тема бик кызыклы”, - дип сөйләде Полина Кожина.

Автокалага Мәскәүдән күчеп килгән хезмәттәше белән бергә алар проект-тикшеренү уйлап тапкан. Чаллылыларга берни күренми торган кара төстәге 11 тартма тәкъдим ителәчәк, анда кулны тыгып, эчендә ни барлыгын белергә мөмкин булачак. Һәр тартманың эчендә Чаллының иң яхшы урыннары тәкъдим ителгән.

“Без моны фокус-төркем белән эшләдек, алар безгә шәһәрдәге иң әһәмиятле, истәлекле урыннар турында сөйләделәр”, – дип аңлатты ул. – “Башта без моның нинди урыннар икәнен әйтеп бирмәячәкбез, кунакларның хис-кичерешләре белән уртаклашуларын үтенәчәкбез. Шулай итеп, бу күргәзмә теоретик база да бирәчәк”.

Барлык алынган мәгълүматлар соңрак тәкъдим ителәчәк тикшеренү өчен нигез булачак: «Мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең килүен һәм тикшеренүдә катнашуын теләр идек. Без Чаллыны шәһәрдәшләр өчен кызыклы һәм үтемле итәргә, шәһәрне бөтенләй башка дәрәҗәдә ясарга телибез. Чөнки мин, архитектор буларак, шәһәрнең потенциалы зур дип саныйм, ә чаллылылар моңа ышанмый», – дип өстәде Полина Кожина.


 

Картиналар галереясе бу көнне 14:00тән 22:00 сәгатьтә эшләячәк. Шул ук вакытта 18:00гә кадәр мастер-класслар, осталар ярминкәсе һәм лекцияләр узачак.

 «Быел без Үзәк шәһәр китапханәсе белән хезмәттәшлек итәбез, ул Эрмитаж буенча лекция бирәчәк. "Музейларга йөрү ни өчен кирәк?” темасына кагылачак", - дип сөйләде "Яр Чаллы картиналар галереясы" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Илсөя Заһидуллина.

Биредә шулай ук элекке уенчыклар ясау, басма графика буенча мастер-класслар уздырачаклар, ә татар драма театры Театраль битлек ясарга өйрәтәчәк. Барлык эшләнмәләрне дә үзең белән алып китәргә мөмкин булачак.

18:00 сәгатьтә концерт программасы һәм театральләштерелгән тамаша башланачак: «Ул һәрвакыт популяр, чөнки бу спектакль генә түгел, ә тамашачылар үзләре спектакльдә катнаша торган интерактив спектакль», – дип сөйләде Илсөя Заһидуллина.


 

18 майда, Халыкара музейлар көнендә, Картиналар галереясы 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 15:00 сәгатьтә «Марка» күргәзмәсен ачу планлаштырылган. «Бу-рәсем һәм графика. 70кә якын эш тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә бик кызыклы. Анда Татарстан Республикасы, Марий-Эл, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, шулай ук Мисыр, Финляндия катнаша», – дип сөйләде спикер күргәзмә турында.

Ике көн дә күргәзмә бушлай эшләячәк. Гадәттәгечә, Картиналар галереясына керү алдыннан декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.

Чыганак: http:// http://nabchelny.ru/news/36403

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев