Реклама
Балаларны яклау көненә багышланган «Капитошка» бәйрәме Чаллыда 5нче июнь көнне узачак.
«Гадәттәгечә, бәйрәмдә шәһәребезнең шәхси медицина үзәкләренең әйдәп баручы белгечләре катнашачак. Биредә югары квалификацияле тәҗрибәле табиблар: ортопедлар, аллергологлар, психологлар, педиатрлар, травматологлар һәм стоматологлар булачак. Ата-аналар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, балалары белән тулысынча бушлай медицина тикшерүе үтә алачаклар», - дип белдерде Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров.
Табиблардан тыш, бәйрәмдә төрле мәгариф учреждениеләре һәм социаль оешмалар вәкилләре дә булачак. Бу - гаилә үсеше һәм яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен шәһәр яшьләре оешмалары, һөнәри юнәлеш бирү үзәкләре, көрәш клублары, балалар өчен иҗат студияләре, төрле секцияләр һәм түгәрәкләр. Ә барлык теләүчеләр өчен интерактив мәйданчыкларда тематик мастер-класслар оештырылачак.
Чыганак: Чаллы шәһәре сайты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз