Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Бәйрәм белән сезне, кызлар!

Сүзне егетләргә бирик.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе:

8нче март белән,

сезне, кадерле кызлар!

Җибәрәм сезгә сәлам,

Чәчегез сез күп нурлар!

Һәммәгезгә уңышлар!


Аяз Васимов, Чаллы шәһәре, 14нче гимназия:

8 март – иң матур бәйрәм. Күктә язгы кояш елмая, күнелләр шат. Кызлар да бу көнне чәчәкләр кебек берсеннән-берсе матур. Мин аларның һәрчак шулай матур, ачык йөзле, шат куңелле булуларын телим!


Камил Мөхәмәтдинов, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп:

Кадерле кызлар! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Күк йөзе тыныч, табигать ямьле, ә сез матур булыгыз!


Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе:

Кадерле әниләр, апалар һәм сеңелләр! Барыгызны язның иң күркәм бәйрәме –  8 март көне белән ихластан котлыйм. Сезнең шундый ук чибәр, акыллы һәм тырыш булып калуыгызны телим. Без, егетләр, хатын-кызлардан башка  бу дөньяны бөтенләй күз алдына китерә алмыйбыз. Тормышыбызда зур урын биләп торуыгыз өчен Сезнең алда баш иябез!


Данил Сәйфуллин, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат:

Безнен яраткан кызларыбыз! Сезне чын күңелдән бу якты язгы бәйрәм белән тәбриклим. Уңышлар телим сезгә, сәламәтлек, барыбызга да имин тормышлар телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев