Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Быелгы җәйдә иң популяр профессияләр

Worki персонал сайлау сервисы җәен һәм ел дәвамында кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ иң зур булуын ачыклаган.

Сатучы-кассир һөнәре җиде шәһәрдә (Санкт-Петербург, Краснодар, Казан, Новосибирск, Уфа, Екатеринбург һәм Воронеж) ачык вакансияләр саны буенча абсолют рекордчы дип табылган. Ул икенче баскычны биләгән сатучы-консультант профессиясеннән бер ярым тапкыр популяррак.

Зур шәһәрләрдә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр бишлегенә шулай ук машина йөртүче, сатулар буенча менеджер һәм җыештыручы керә. Шул ук вакытта, машина йөртүчеләр (47-60 мең сум) һәм сату буенча менеджерлар (42-60 мең сум) иң зур хезмәт хакы ала.

Казанда ел дәвамында сатучы-кассир, сатучы-консультант, сатулар буенча менеджер, администратор һәм җыештыручы иң популяр профессияләр булган. Шул ук вакытта, эш бирүчеләр май аеннан августка кадәр сатучы-консультант, аш пешерүче, кассир, официант һәм менеджерлар эзли – аларга ихтыяҗ 42-47 процент тәшкил итә. Сатучы рекрутерларга уртача алганда – 28 270, кассирларга – 14 500, официантларга — 20 790, сату буенча менеджерларга 46 920 сум күләмендә хезмәт хакы тәкъдим итәләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/05/189310/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев