Бу кызык

Бу сәер ташларның ни икәнен беләсезме?

Аларны Раи дип атыйлар...

Тын океанында урнашкан Яп һәм Палау утрауларында элеккеге вакытларда акча урынына ташлар файдаланганнар. Аларның уртасында тишек булган. Бу акча-ташларны Раи дип атыйлар. Аларның бик зурлары да очрый торган булган, кайберсенең диаметры 3метрга кадәр, ә авырлыгы 4 тоннага җиткән. Шуңа күрә сатып алучы да, сатучы да ташларны урыныннан кузгатмаган. Ә ташка аның иясенең исемен генә язып куя торган булганнар. Утрауларда бу ташларны әле дә күрергә була, җирле халык өчен алар байлык символы икән.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Безнен бакчага да шундый таш куярга кирэк эле, баеп китмэсбез микэн))))))