Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Бөтендөнья блогерлары, берләшегез!

14 июнь - Халыкара блогерлар көне.

Бу көнне билгеләп үтү фикере 2004 елда барыкка килә. 40тан артык илдән 500 блогер берләшеп, бу көнне блогерлар көне дип атарга карар кыла. Бу бөтендөнья блогерларын берләштерү, алар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру өчен эшләнә.


Блогер — ул интернет-көндәлек алып баручы, даими рәвештә үзенең тормышы, шәхси фотолары, фикерләре белән бүлешүче кеше. Бу хакта тулырак менә бу язмада: http://chelny-rt.ru/news/tema-dnya/kem-ul-blogger-m-bloggingny-nindi-trlre-bar

Бу бәйрәм төрле илләрдә төрле телләрдә төрле темаларга язучы блогерларны берләштерә, аларга бер-берсенә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Бу көнне блогерлар онлайн рәвештә генә түгел, бер-берсе белән чынлыкта да очрашалар һәм танышалар.

Форсаттан файдаланып, инстаграм социаль челтәрендәге татарча блогларны монда языйк әле. 

@tatarcha_blog - татарча җырлар, шигырьләр, видеолар, мәкальләр, хәдисләр, мәзәкләр.

@tat.tele - туган телне сөючеләр төркеме, татар теле буенча белемнәрне камилләштерергә ярдәм итә, татарча уеннар, авыр сүзләрнең тәрҗемәләре.

@selametlek_kazan - Сәламәтлекне саклау буенча файдалы киңәшләр, кызыклы мәгълүматлар.

@kitap_ukuchi_tatar - татарча шигырьләр, яңа һәм классик татарча, русча, чит ил проза китаплары турында мәгълүмат, цитаталар.

@komesh_kingiray - КЫЗЫКЛЫ ВИДЕОЛАР, МАРАФОННАР, БӘЙГЕЛӘР, ШИГЫРЬЛӘР, ЯҢАЛЫКЛАР.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев