Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Биометрик мәгълүматларны ни өчен җыялар?

Ел ахырына барлык банклар да клиентларының биометрик мәгълүматларын җыярга тиеш.

2019 ел ахырына Татарстанның барлык банклары да универсаль лицензия белән клиентлар – физик затларга хезмәт күрсәтелә торган барлык структур бүлекчәләрдә дә биометрик мәгълүматлар кабул итүне тәэмин итәргә бурычлы. Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бу республика банкларының 250гә якын бүлеге дигән сүз. Хәзерге вакытта республика территориясендә биометрик мәгълүматларны 30 банкның 130дан артык бүлегендә җыялар. Биометрик мәгълүматлар кабул итә торган банк һәм офислар саны, яңа бүлекләрнең бердәм биометрия системасына кушылуына карап, даими рәвештә арта бара», - диде ул.

Әлеге система Россия Банкы инициативасы белән булдырылган. Аның асылы шуннан гыйбарәт: биометрик мәгълүматларны бердәм биометрия системасына тапшырганнан соң, Россиядә яшәүче һәркем читтән торып теләсә кайсы банк системасында авторизация уза, счетлар ача, кредит ала, акча күчерә алачак.

Шәхси мәгълүматларны бердәм биометрия системасына тапшыру өчен мәгълүматны криптографик (шифрлы) саклау чаралары кулланыла.

«Әлеге проектта катнашу өчен Россиянең биометрия өлкәсендә программа продуктлары әзерләүче әйдәп баручы белгечләре җәлеп ителде», - дип искәртте Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/16/189860/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев