Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Билли Айлиш бунтарьларча киенә

«Океан кебек күзләр» турында җырлаучы 18 яшьлек Билли Айлишны инде хәзер үк популярлык буенча Лана Дель Рей, Лорд яки Леди Гага белән чагыштыралар.

Билли өйдә генә белем алган. Иҗади гаиләдә туган кыз сигез яшендә Лос-Анджелеста балалар хорына йөри башлый, унбер яшьтә инде үзе дә җырлар яза.

Танылу исә аңа 13 яшьтә Ocean Eyes җырын башкарганнан соң килә. Абыйсы язган әлеге җырны ул үзенең хореография укытучысына җибәрә (ул аңа бу җырга бию куярга булыша). Ләкин биюче булу хыялы белән хушлашырга туры килә Биллига, 2016 елда җәрәхәт ала ул.

Бер елдан соң SoundCloud дебют синглы чыга һәм ул ютубта миллионлаган карау җыя.

Don't Smile at Me мини-альбомы да шундый ук уңыш китерә кызга. Абыйсы белән бергә иҗат иткән җырларның персонажлары булу ошый Биллига. Җавапсыз мәхәббәт турында да, үзенең куркулары, төрле хис-кичерешләре турында да җырлый кыз. Үз эчендәге монстрлар турында да, ялгызлыгы турында да... Аның музыкасы тыныч, шәхси, эчке сагыш, борчулар белән бәйле. Яшүсмер чакта күпләргә таныш халәтләр болар. Җырларны башкарганда аның ихласлыгына да ышанмый мөмкин түгел.

Океан кебек күзләрең белән

Миңа карап торган вакытта

Куркыныч миңа.

Мондый биеклектән егылганым юк иде әле

Синең күзләр океанына... – ди ул.

***

Мин – начар кеше.

Начар булуымда гына яхшы мин, – дип җырлый.

Төрле музыкаль стильләрне кушарга ярата Билли. Кислота төсе һәм зәңгәр чәчләр дә – аның өчен гадәти нәрсә.

Биллиның стиле – миллионлаган яшүсмернең дә яраткан стиле хәзер. Аның гардеробында, беренчедән, барлык киемнәр дә ачык төсләрдә булса, икенчедән, оверсайз. Классик һәм элегант киемнәр тарафдары түгел ул. Киемнәрендә төрле чор стильләреннән комбинация дә булырга мөмкин: футуризм 90нчы еллар стиле белән кушылып китүе дә бар. Урам стилен үз итә кыз – куртка, балахоннар, оверсайз толстовкалар, спорт чалбарлары, кроссовкалар.

Off White, Nike, Adidas, Supreme брендларына өстенлек бирә Билли. Хәер, Louis Vuitton һәм Balenciaga кебек люкс бренларга да урын бар кием шкафында. Урамда да, сәхнәдә дә бертөрле киенә ул. «Юләрләрчә һәм чуар киенәм мин», – ди Билли Айлиш үзе дә стиле турында.

2019 елның апрелендә Айлиш япон рәссамы Такаси Мураками һәм Don C урам киемнәре дизайнеры белән берлектә үз логотибын (мерч) чыгара. Бу башлык, футболка, толстовкалар, башка бәйли торган тасмаларны хәзер, бәлки, син дә кулланасыңдыр. Бунтарьлык һәм искитмәү – менә аның холкы.

Кисәк кенә популяр булып китүгә дә бик философларча карый ул, «йолдызланмый».

 

«Танысыннар өчен генә танылган булырга телисең икән, бу – ахмаклык. Миңа үземнең нәрсә белән шөгыльләнүем ошый, шуңа гына танылган булуга каршы түгел мин», – ди кыз.

 

Instagramда Биллиның 68 миллионнан артык язылучысы бар. Пинк һәм Гвен Стефани кебек йолдызларны да артта калдырган инде ул. Социаль челтәрләрдә аңа да тәнкыйтьне күп ишетергә туры килә икән. Хейтерларга игътибар итмәскә өйрәнәм, ди Билли хәзер.

«Элек бөтен комментарийны укырга тырыша идем, хәзер сирәгрәк керергә тырышам, кешеләр язган әшәке сүзләрне күрәсем килми», ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев