Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Бик сәер хәлләр»

Бүген минем яшьтәшләремә яраткан сериалым һәм актерларым турында сөйлисем килә.

Netflix телеканалында караулар саны буенча рекорд куйган сериал ул. Бу сериалны миңа да дустым тәкъдим итте. Беренче серияләр башта бик куркыныч булып тоелдылар, чөнки моңа кадәр мондый җанрны караганым юк иде.

«Бик сәер хәлләр» (ингл. Stranger Things) – Америкада төшерелгән фәнни-фантастик сериал.

Андагы вакыйгалар 1980 елларда Хоукинс дигән гап-гади шәһәрдә бара. Беренче сезонда лабораториядән чыгып качкан телекинез сәләте булган кыз белән якынрак таныштыралар, һәм шул ук вакытта бик серле рәвештә Уилл исемле бер малай югала. Аны әнисе һәм полиция шефы Джим Хоппер эзләргә тотына. Дусларын эзләргә Майк исемле малай һәм тагын ике дусты да кушыла. Пеләш башлы сәер кызның килеп чыгуы (ул үзен Унбер дип атый), Барбара исемле кызның югалуы һәм тагын башка хәлләр биредә ниндидер сәер көчләрнең катнашы булуы турында сөйли... Биредә вакыйгалар шомлы, куркыныч, тик югалучыларның табылу-табылмаячагын, алар белән ни булганын белү теләге экран каршыннан җибәми.

Инглиз телендә карасак – файдалырак

«Бик сәер хәлләр» сериалы өч сезоннан тора. Һәрберсе гадәти булмаган вакыйгаларга бай. Моны карарга мин олырак яшьтәгеләргә тәкъдим итәм, чөнки жанры: фәнни-фантастика, драма, детектив һәм «ужасы» дип тәкъдим ителгән жанр (татарча «коточкыч» була микән?).

Сериалның дүртенче сезоны да булырга тиеш, ләкин аны төшерү коронавирус пандемиясе сәбәпле вакытлыча туктатылган.

Мин үзем сериалны икенче тапкыр карыйм инде. Башта рус телендә, хәзер инглиз телендә карый башладым. Телне яхшырак белү өчен бик ярдәм итә бу.

 

Шәп актерлар уйный!

Сериалның төп актерлары: Вайнона Райдер, Дэвид Харбор, Финн Вулфхард, Милли Бобби Браун, Гейтен Матараццо, Калеб Маклафлин, Ноа Шнапп һәм Сэди Синк.

Сериалда төшкән берничә яшь актер тормышыннан кызыклы фактларга күз салыйк әле.

Финн Вулфхард (сериалда – Майк Уиллер)

Беренче ролен ул 2014 елда алган, бу вакытта аңа унбер яшь булган. 2016 елда исә малайга Майк Уиллер роленнән соң дөньякүләм танылу килә. Бу рольгә каралу өчен видеога төшкәндә, ул авырып урын өстендә ята торган була. Ләкин сериалда төшү теләге шулкадәр зур була, аның хәтта авыру булуын сизмиләр дә. Егет үзен кулда тотарга, эмоцияләрен контрольдә тотарга өйрәнә.

Финн 2017-2019 елларда үзенең инди-рок группасы «Calpurnia»да торды. Күптән тугел «The Aubreys» группасын башлады.

Төшкән фильмнары: «Оно», «Оно 2», «Щегол», «Няня», «Собачьи дни», «Охотники за привидениями: Наследники». Соңгысы быелның июль аенда экраннарга чыгар дип планлаштырыла.

 

Милли Бобби Браун (сериалда – Унбер)

«Бик сәер хәлләр»дәге Унбер исемле сәер кыз ул. Испаниядә туган, Бөекбританиядә үскән, Америка һәм Бөекбритания актрисасы дәрәҗәсенә ирешкән. Аңа хәзер 16 яшь! 16 яшендә инде кыз актриса, фотомодель, продюсер, бизнесвумен ул. ЮНИСЕФның иң яшь вәкиле дә әле Милли. «Ливерпуль» футбол клубының җанатары да! Булганнан бар да була, ди әниләр андый талантлы балалар турында.

Күптән түгел яшь кызлар өчен үзенең «Florence by Mills» маркалы косметикасын чыгарды.

Төшкән фильмнары: «Годзилла 2: Король монстров», «Энола Холмс», «Годзилла против Конга».

Милли Бобби тормышыннан кызыклы фактлар:

  • Бик еш күченеп йөрергә туры килгәнгә, ул өйдә генә укырга мәҗбүр. (Өйдә укуның бик рәхәт түгеллеген күрдек инде).
  • Милли Вайнона Райдерның җанатары.
  • Милли күп балалы гаиләдә туган: аның абыйсы, апасы һәм сеңелесе бар. (Шәп бит, әйеме!).
  • Аның тумыштан бер колагы ишетми.

 

Вайнона Райдер сериалда Майкның әнисен уйный (Джойс Байерс). Улы югалгач, ул акылдан яза башлаган кебек тоела. Майк аның белән өйләрендә элемтәгә чыгарга җыенган кебек тоела. Сериалда төшкәндә Вайнона инде дөньякүләм танылу алган актриса була.

Югалган малай Уиллны Ноа Шнапп уйный. Аның да актерлык карьерасы иртә башлана. Тугыз яшендә инде ул “Шпион күпере” дигән фильмда уйный. Ләкин чын танылуны аңа да “Бик сәер хәлләр” сериалы китерә.  Аңа бу вакытта нибары ун яшь!

Ноа Шнапп турында кайбер фактлар:

Башта Майк ролен Ноа уйнарга тиеш була.

Аның игезәк сыңары бар (ул –кыз)

Ноа акулалардан һәм суда батудан курка.

Буш вакытында велосипедта йөрергә, баскетбол уйнарга һәм... пешерергә ярата!

 

Пәрдә артында ниләр бар?

Дафферлар кастинг вакытында төп рольләрдәге геройларны уйнарга 307 кыз белән 906 малайны тыңлап карый

Иң беренче сайлап алынган малай - Гейтен Матараццо. Сериалны төшерүчеләргә бу бөдрә чәчле малай шулкадәр ошый, хәтта аның өчен рольне дә яңадан үзгәртәләр. Башта ул күзлек кияргә тиеш була. Сериалда исә ул сөякләр һәм тешләргә тәэсир итүче клейдокраниаль дисплазия дигән авыру белән авыручы малай ролен уйный.

Майк сценарий буенча зур гына миңле булырга тиеш була. Тик ясалган миң белән аның табигый булмавын күргәч, бу уйдан да баш тарталар.

Милли Бобби Браунның төп рольне уйнавында Стивен Кингның роле зур, ул кызның алдагы уеннарын бик яраткан була.

Бу сериал минем яраткан сериалыма әйләнде. Сезгә дә ул ошар дип уйлыйм. Явызлык барыбер җиңелә анда! Дуслык күп нәрсәгә өйрәтә.

 

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев