Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Безгә Сәйдә кунакка килде!

8 март - безнең бүләкләр көтә торган вакыт. Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче  Алия менә бик үзенчәлекле бүләк алган бу көннәрдә - аңа танылган җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова кунакка килгән.  

"Алиянең минем белән очрашырга теләве турында ишеткәч, шундук риза булдым, - дип сөйли Сәйдә. - Һәм, Аллага шөкер, очрашуны шушы көннәрдә оештырдык та."

Алия - авыру кыз, Яшел Үзәндә әнисе белән генә яши икән. Җыр, музыка ярата.

"Бик җылы каршы алдылар, чәйләр эчеп, аралашып, җырлашып утырдык", ди Сәйдә.

Ә сез Сәйдәнең үзегезгә кунакка килүен теләр идегез микән? Шәп булыр иде ул, ә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев