Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Без яраткан курчаклар

Хәзерге вакытта бик күп балаларның яраткан уенчыгы булган лол курчаклары һәм бер мөгезле ат турында кызыклы фактлар.

Без яраткан канатлы ат

Бер мөгезле канатлы атлар бүген бөтен дөньяда бик күп кызларның-малайларның яраткан образы санала. Ни өчен икәнен берәү дә тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде, мөгаен. Үзенә күрә бер тылсым инде  бу!

Әмма иң кызыгы шунда – бер мөгезле атлар турында риваятьләр бик күптәннән – борынгы заманнардан бирле яшәп килә. Грек, һинд, кытай әкиятләрендә еш телгә алына алар. Тик 21нче гасырда канатлы атлар кинәт чын-чынлап йолдызга әверелерләр дип кем уйлаган соң?

Мәктәптән башланган

Аларның балалар күңелен яулавы, ни гаҗәп, мәктәптән башланган. 1979 елда америкалы Лиза Франк мәктәп балалары өчен кирәк-яраклар җитештерүче компаниягә нигез сала. Һәм әлеге компания беренчеләрдән булып дәфтәр, ручкалар аллы-гөлле төсләрдәге бермөгезле атлар,  дельфиннар, пони атлары белән бизи башлый. Шуннан соң гына әле бу геройлар уенчыкларга, киемнәргә, бүген инде хәтта ашамлык төргәкләренә дә күчә.

Нәрсә аңлата?

Канатлы һәм мөгезле ат – чиста күңелле, көчле булу символы санала икән. Ул тылсым ярдәмендә әкиятләрдәге барлык кара көчләргә каршы тора ала. Риваятьләргә караганда, «единорог» безнең теләсә-нинди теләкне тормышка ашырырга сәләтле була икән. Тик синең саф күңелле булуың шарт! 

Лол курчаклары

Лол курчаклары Америкада «дөньяга килгән»нәр. Һәм шунысы кызык, алар бернинди рекламасыз да иң популяр курчакларга әйләнгәннәр.

Лол курчаклары безгә ни өчен шулай ошый икән соң? Бәлки курчак-табышмак булгангадыр, алты кат шар эченә яшеренгәнгәдер? Шарның беренче катын салдырасың, аннан икенче катын... Һәрберсендә дулкынланасың... Беренче катта – безне, билгеле инде, табышмак-ребус көтә. Икенчесендә – наклейкалар комплекты. Өченчесендә – курчакның нинди дә булса кирәк-ярагы, дүртенчесендә – аяк киеме, бишенчесендә – күлмәге.

Алтынчы катламда – тагын аксессуар. Һәм ниһаять шуннан соң гына курчак үзе.

Лол курчакларын төрле булган өчен дә яратабыздыр әле без.  Ниндиләре генә юк аларның. Кайсы – спорт «ярата», кайсы – бию, кайсы – театр, вокал...

Кайбер курчаклар елый, кайберләре көлә дә белә бит!

Гомәр белән Гөлбикә

Хәзер безнең балалар бакчаларында татарча сөйләшә торган курчаклар да бар бит. Гомәр исемле малай белән Гөлбикә исемле матур кыз. Алар икесе дә татарча исәнләшә, саубуллаша, шигырь сөйли, хәтта җырлый да беләләр икән! Шәп бит, ә!

Иң кызыгы: Гөлбикәгә сүзләрне дә, шигырьне дә күбрәк өйрәткәннәр – ул дүрт шигырь белә. Гомәр исә өчне генә.

Аның каравы, Гомәр мактанырга ярата: «Мин батыр, булган, уңган. Барысын да булдырам!» – ди ул егетләрчә.

 

Бу кызык

Иң борынгы курчак Чехия табылган. Ул бик-бик күптән – 30 мең еллар чамасы элек ясалган булган.

Ә хәзергегә ошаган беренче курчаклар Египетта барлыкка килгән. Алар чыннан да кешегә бик тә ошаган булганнар: башларын боргалый, кулларын-аякларын селкетә белгәннәр.

Иң кыйммәтле курчак – Барби. Аның кайберсе хәтта 100 000 доллар тора икән.

Табышмаклар

Әкияттәге укытучы булырга яраткан  зәңгәр чәчле матур курчак. (Мальвина)

Һәркем белә торган агач курчак. ( Пиноккио)

Иң шат күңелле курчак. (Арлекино)

Кайсы илдә Курчак бәйрәмен дәүләт күләмендә билгеләп үтәләр? (Япониядә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев