Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Беркайчан да соң түгел

Кешенең мие 50 яшькә кадәр үсеш ала икән. Галимнәр белдерүенчә, әгәр дә кешенең акыл эшчәнлеге актив халәттә калса, минең картаюы бөтенләй диярлек күзәтелми икән.

-  Рим сенаторы Марк Катон  80 яшьтә грек телен өйрәнә;

- Сократ 70 яшьтә генә күпчелек музыкаль инструментларда уйнарга  өйрәнә һәм  камиллеккә ирешә.

- Микеланджело иң билгеле картиналарын 80 яшьтә яза.

- Лев  Толстой 83 яшьтә чалгы белән шулкадәр  өлгер эш итә ки, аның артыннан  яшьрләр дә көчкә җитешә торган була. Шул ук елларда ул тимераякта шуа, велосипедта йөри, ат өстендә   җилдерә һәм... бер аякта 40 тапкыр (!) чүгәли ала.

- Немец тарихчысы Леопольд   Ранке  үзенең  «Дөнья тарихы»н 91 яшь тә  язып бетерә.

- Бернард Шоу – 94 яшькә кадәр, Софокл – 90 яшькә , академик Иван Павлов  87 яшькә кадәр актив эшчәнлек алып баралар.

- Крылов 40 яшьтән соң гына иҗат итә башлый.Аксаков беренче  әсәрен 55 яшьтә бастырып чыгара.

Кешенең  мие 50 яшькә кадәр үсеш ала икән.Галимнәр белдерүенчә, әгәр дә  кешенең  акыл эшчәнлеге актив халәттә  кала икән, минең картаюы  бөтенләй диярлек  күзәтелми  икән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев