Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Бердвотчинг, нестбоксинг, платформинг...

Кошларга оя кору — бик популяр мавыгу.

Кошларга оя кору — бик популяр мавыгу. Әлеге шөгыль шулкадәр киң таралган ки, хәтта туризмның яңа төре — бердвотчинг барлыкка килгән. Сүзем кошларның табигый яшәү шартларын өйрәнүчеләр турында.

Бердвотчерлар дөнья буйлап кечкенә төркемнәрдә яки ялгыз сәяхәт итәләр, бинокльләр аша кошларны күзәтәләр, җырларын тыңлыйлар, аларның яшәү рәвеше турында көндәлекләр алып баралар.

Кошларны өйрәнүчеләрнең тагын бер төре — нестбоксерлар (әлеге сүз инглиз теленнән алынган). Алар ерак илләргә очып йөрмичә генә, җирле кошлар өчен оялар ясыйлар. Аннары шушы ояларда урнашкан кошларның тормышын күзәтәләр.

Тәҗрибәсе булган нестбоксерлар, беренче сыерчык оясын ясап, анда кош гаиләсенең килеп урнашуын һәм нәсел калдыруын күреп, туктала алмыйча, тагын күпләп ясауларын дәвам итәләр. 

Классик кош ояларыннан тыш, башка кошлар өчен дә йорт ясаучылар бар. Андыйлар платформинг белән шөгыльләнүчеләр. Алар эре кошлар, нигездә, ерткычлар турында кайгырталар. Мондый кошлар өчен ояларны ачык тартма-платформа итеп ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев