Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Байтик»та мультфильм төшерергә өйрәндек

Сәлам, дуслар! Бик күңелле һәм бик тә әһәмиятле вакыйга турында сөйлим әле сезгә. Без сыйныфташ кызым Гүзәл белән күптән түгел Казанда Байтик лагерендә булдык. Безне анда Арча балалар «Нур» телестудиясеннән җибәрделәр.

Бу бер ат­на­лык ла­герь (мәк­тәп­тә уку ва­кы­тын­да бит әле!) без­не компь­ю­тер сән­га­те­нә өй­рә­тү­не күз­дә то­тып оеш­ты­рыл­ган иде. Те­ма­сы бик кы­зык­лы: ба­ла­лар өчен та­тар те­лен­дә ви­де­о­ро­лик­лар, мульт­фильм­нар тө­ше­рер­гә өй­рә­нү. Оеш­ты­ру­чы­ла­ры­быз, әй­дә­ман­на­ры­быз да шәп! Да­ри­на, Егор, Ай­дар, Гө­лия шул­ка­дәр по­зи­тив­лар, алар без­не күп нәр­сә­гә өй­рәт­те­ләр, без­нең чын дус­ла­ры­быз бул­ды­лар. Бу бер ат­на ва­кыт бик кү­ңел­ле һәм ма­вык­тыр­гыч уз­ды. Икен­че көн­не үк без SMIC дә­рес­ләр ту­рын­да бел­дек, ан­нан төр­ле те­ма­га ви­де­о­лар тө­ше­рә баш­ла­дык. Ви­де­о­лар­га те­ма­ны уй­лап та­бу җи­ңел бул­ма­ды. Өч көн без­нең ви­део тө­ше­рү­гә кит­те, ә 4нче көн­не сә­гать төн­ге 1гә ка­дәр ви­де­о­ро­лик­ка мон­ти­ров­ка яса­дык. Икен­че көн­не без ин­де аны як­лар­га ти­еш идек. Без­гә дус­ла­ры­быз Ти­мур бе­лән Аяз яр­дәм ит­те. Ла­герь­да­гы уку һәм прак­тик ча­ра­лар жур­на­лис­ти­ка һө­нә­ре­нә ки­рәк­ле күп нәр­сә­гә өй­рәт­те.

Без «Бай­тик»­та әл­лә ни­ка­дәр яңа дус­лар да тап­тык әле. Гү­зәл һәм ми­нем бе­лән бер­гә тор­ган кыз­лар Ми­ләү­шә, За­ми­рә, Ли­лия, Ро­за­лия, бер­гә ара­ла­шып йөр­гән На­ри­ман, Ти­мур, Аяз­лар бе­лән чын­лап дус­ла­шып кит­тек. Алар бе­лән мас­терк­ласс­лар­га, аш­ха­нә­гә, кич­ке ча­ра­лар­га йө­ри­без. Дис­ко­те­ка ту­рын­да кө­ле­шеп сөй­лә­шә­без. 6нчы көн­не кү­ңел­сез­лә­неш­тек, чөн­ки без ки­тә­се көн дә ки­леп җит­те. Кыз­лар бе­лән ко­чак­ла­шып, ела­шып ае­ры­лыш­тык. Гел ара­ла­шып, сөй­лә­шеп то­рыр­быз дип сүз дә ку­еш­тык, фут­бол­ка­лар­га ис­тә­лек сүз­ләр языш­тык. Та­гын шун­дый әй­бәт ла­герь­лар­га ба­рыр­га на­сыйп бул­сын иде. Әйе бит, дус­ла­рым!

«Нур» те­лес­ту­ди­я­се җи­тәк­че­се За­ри­по­ва Зөл­фи­рә апа­быз­га зур рәх­мә­тем­не  җит­ке­рә­сем ки­лә. Һәр­ва­кыт шун­дый көч­ле рух­лы, по­зи­тив бу­лы­гыз!

Нә­зи­рә Гый­ни­я­тул­ли­на, Ар­ча ра­йо­ны, Кур­са Поч­мак авы­лы, 7нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев