Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың

«Башыңа төшсә, башмакчы булырсың» гыйбарәсе күпләргә таныш. Укып карагыз әле, аның сез белмәгән мәгънәсе дә юк микән?

Бу мәкальнең эчтәлеге ачык: нинди дә булса эшне теләмичә, аптыраудан, чарасызлыктан гына башкару.  «Башмакчы» сүзен хәзер без, беренче чиратта,  башмак тегүче яки башмаклар белән сату итүче дип аңлыйбыз. Сорау туа: болар шулай башка төшкәч кенә эшли торган авыр һәм дәрәҗәсез һөнәр­ләрмени соң?!

Хикмәт шунда: элек «башмакчы» сүзенең инде бүген онытылган тагын бер \мәгънәсе булган. Аны академик В.В.Радлов үзенең «Опыт словаря тюркских наречий» исемле сүзлегендә күрсәтә. Кайчандыр «башмакчы» дип мәчеткә  килгән кешеләрнең башмакларын саклап һәм мәчеттән чыгучыларга биреп торучыны да атаганнар. Мондый очракта, чыннан да, әлеге мәкаль бик тә табигый яңгырый.

Хуҗи Мәхмүтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев