Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Баллы кристаллар үстерәбез

Баллы кристаллар үстерүдән ике файда күрергә була. Беренчедән, балаларга - тәм-том, икенчедән, балалар төрле төсле химик реакцияне өйрәнерләр.

 

Кирәк булачак:

- киң авызлы кечкенә банкалар, яки стаканнар;

- агач таякчыклар;

- кер кыстыргычлары;

- азык-төлек буяулары;

- ароматизаторлар;

- бик күп шикәр комы һәм сабырлык.

 

Кәстрүлгә 4 стакан су һәм 4 стакан шикәр комы салабыз һәм ут өстенә куябыз (зуррак кәстрүл алыгыз). Уртача кызулыкта кайнатып чыгарабыз һәм калган 6 стакан шикәр комын өстибез. Һәрдаим болгатып торабыз. Шикәр бөтенләй эреп беткәч, кәстрүлне уттан алабыз. 15 минуттан эшне башлап җибәрергә була.

Агач таякчыклар әзерлибез. Аларны суда тотып торабыз, аннары шикәр кайнатмасына салабыз. Юеш таякчыларга шикәр ябышачак, шулай итеп беренче кристаллар рәте барлыкка килер. Шуннан соң, таякчыклар һәм аларга ябышкан шикәрнең кибеп бетүен көтәргә кирәк. Алар юеш булса, берни дә барып чыкмаячак.

Кайнатманы пыяла банкаларга яки стаканнарга салабыз, азык-төлек буяулары кушабыз. Таякчыкларны әкрен генә банкадагы кайнатмага тыгабыз, ә бер очын кер кыстыргычы белән беркетәбез. Игътибарлы булыгыз, таякчыклар банканың төбенә һәм бер-берсенә тиеп торырга тиеш түгел.

 

Банкаларны җылы яки кояшлы урынга куярга кирәк. Кристаллар бер атнадан әзер булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев