Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Балаларыгызны хыялланырга өйрәтегез!

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев социаль челтәрдә күңелне кузгата торган пост урнаштырган.

«Минем әти 20 ел тракторчы булып эшләде. Һәркөн районга 13 км трактор белән йөреп эшләделәр әни белән. Эсседә, баткаклыкта, буранда — һава торышы исәпкә алынмый иде. Кышкы салкыннарда иртәнге 3-4тә торып, малларны карыйлар, әти МТЗ-80 тракторы астына учак ягып, картерын җылыта, пускач белән тракторны кабыза да китәләр әни белән төялешеп. Җәен эштән соң өйгә кайтмыйча, туры болынга печән чабарга кайталар, караңгыда гына өйгә...

Ә капка төбендә авылдашлар тезелешеп утырган — әби-чәбигә сукыр лампаларына салырга солярка кирәк (керосин каян табасың!), башкаларына болында киптереп шәбенгә салган печәннәрен алып кайтырга...

Ничек ярдәм итмәскә, җәй кыска, вакытында алып кайтмасаң, яңгырларга китеп, кешенең күпме хезмәте әрәм булырга мөмкин. Ә ул бит кеше генә түгел — күрше, авылдаш. Авылда бер-береңә ярдәм итеп яшәмәсәң, тереклек итеп булмый. Аннары, гомумән, халык башка иде. Күрше, авылдаш, кеше хакы, кешедән яхшы түгел — болар һичнинди ясалмалыксыз, изге төшенчәләр кебек иде... Бара иде әти, өйгә кереп, әби пешергән ашны гына капкалап чыга да бара. Кайчак әле әни дә грузчик булып бара. Ярты төннән соң кайталар, ә 4тә тагын торып чабасы...

Ник язаммы боларны? Хәзер әйтәсе сүземнең кадере аңлашылсын өчен. Эше эш белән, әле бит балалар да бар.

Әтинең арыганын белми бит бәләкәй Илгиз. Аның бәләкәй генә форматта, яшел тышлы «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» китабы бар (Хәер, бездә ул «Хуҗанасырттын» дип, кушылып әйтелә иде). Ул шуны тотып, әтисе кайткач укыр дип көтеп утыра (Нишләсен, үзе укый белми бит әле).

Җәйге төндә, верандада, бакчада кошлар котырып сайраганда әти кочагында шул китаптан мәзәкләр тыңларга ярата. Ардым дими, укый иде әти...

Хәзер җәйләр салкын кебек, верандада йокласаң, үпкәңә салкын тияр. Без дә арыйбыз, шундый арып кайтабыз, эшебез каты шул, телефонда утырырлык кына хәл кала, кая анда балаларга мәзәк уку... Кайсы мизгелдә үзгәрдек соң без? Арый торганга әйләндек...

Рәхмәт сезгә ӘТИ, ӘНИ, ӘБИ! Мәзәк кенә укымый иде әти, иңнәребезгә канат үстерә иде.
P.S. алар өчен язмыйм, безнең өчен язам. Аларның монда утырырга вакытлары юк!) Балаларыгызны хыялланырга өйрәтегез!"

Илгиз Зәйниев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес сүзләр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шәп?