Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Балалар һәм яшьләр татарча җырлар тыңлыймы?

Татарча җырлар тыңлыйсыңмы? дигән сорау белән без үзебезнең хәбәрчеләребезгә мөрәҗәгать иттек.

Мин татар җырларын тыңларга бик яратам. Буш вакытларымда үзем дә җырлыйм. Дөресен генә әйткәндә мин татар жырларын тынламыйча тора алмыйм. Кечкенә вакытта иң яратып җырлый торганы Иркә башкаруында «Карлыгач» җыры иде. Ә хәзер Ильмира Нәгыймова җырларын яратып тыңлыйм.

Таңсылу Вафина, Яңа Чишмә районы, Зирекле мәктәбе. 


Үзем җырлый белмәсәм дә, танылган артистларның башкаруларын бик яратам. Ә инде татарча җырларга килгәндә, аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килә, чөнки нәкъ менә үзебезнең җырлар күңелгә ниндидер аерым тынычлык, рәхәтлек бирә. Ни генә әйтсәң дә үзебезнеке бит инде! Дөресен генә әйткәндә, элеккеге җырларга караганда яңалары күбрәк ошый миңа. Элвин Грей, Илназ Гарипов, ИлГәрәй, Гүзәл Уразова – иң яраткан башкаручыларым.

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе.


Мин Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев башкаруындагы җырларны тыңларга яратам. Бәләкәй чагымда тыңлаган җырларны бик хәтерләмим, ләкин Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар башкаруындагы җырларны бик ярата идем! Хәзер дә кайбер чакта аларны тынлыйм.

Язилә Гәрәева, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат.


Дөресен әйткәндә, татар җырларын бик сирәк тыңлыйм. Күбрәк инглиз телендәге җырларга гашыйк мин. Радиодан  тыңлап белгәннәре, интеренет челтәрләреннән күзгә чалынганнары турында әйтсәк, «Буран дулый» (Лилия Хәмитова), «Эзләдем, табалмадым» (Дамира Сәетова),  «Оныта алмыйм» (Гөлназ Асаева). Әлеге җырчыларның иҗатына битараф түгелмен. Бала чагымда  Хәния  Фәрхинең репертуарындагы җырларны тынлый идем.

Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе.


Мин татар жырларын бик күп тыңлыйм! Ә яраткан җырларым –  «Соңгы бию» (Ильмира Нәгыймова һәм Марат Яруллин башкара), «Гомер үтә» (Фирдус Тямаев җырлый)

Минем балачак җырым – Элвин Грей башкаруында «Уфтанма» җыры.

Айсылу Габдуллина, Чаллы шәһәре, 4нче мәктәп.


«Туган тел» җырын тыңлагач, татар милләтеннән булуым белән горурлык хисләрем арта. Татар җырларын гаиләбез белән тыңлыйбыз. Алар бик моңлы бит.  Кечкенәрәк чагымда «Ай, былбылым» җырын тыңларга ярата идем. 

Язилә Якупова, Яшел үзән, Әйшә мәктәбе.


Татар җырлары – минем аерым мәхәббәтем  ул. Иң яратканнары – Салават Миннеханов һәм Гүзәлем җырлый торган «Югалтырга сине хакларым юк», Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов башкара торган «Язылмаган хатым». Машинада барганда гаиләбез белән татар җырларын тыңлап моңланабыз. Балачакта Салават иҗатына гашыйк идем. Татар жырлары – мәңге үлмәс җырлар!

Айгөл Фаттахова, Арча районы, Шушмабаш мәктәбе.


Мин кечкенәдән җырлар тыңларга да, җырларга да яраттым. Яраткан җырчыларымны, җырларны  санап та бетерә алмыйм. Илдар Әхмәтовның «Җәйге иртә»сен ишетүгә гаиләм белән әбиләргә барырга дип иртүк торып юлга чыгуыбыз, минем кояшка, тирә-юньгә карап баруым искә төшә. Илһам Шакировның «Эзләдем, бәгърем, сине», «Идел буе каеннары», «Син сазыңны уйнадың» Вәсилә Фәттәхованың «Туган як«, Венера Ганиеваның «Зәңгәр томан», «Гомерләрне үлмәс җыр итик», Зөһрә Шәрифуллинаның «Су буенда учак яна», Айдар Галимовның «Кызыл розалар»,«Син минем җанымның яртысы» аерым бер хатирә булып күңелдә саклана.

Ралина Хәбирова, Әгерҗе районы, Исәнбай мәктәбе.


Татар җыры, татар шигыре безнең канда бит инде ул. Кечкенә чактан ук татар милли көйләрен тыңлап үстек. Күңелгә кереп утырган җырым – ул, әлбәттә, Элвин Грей башкаруындагы «Уфтанма». Ә соңра Казан егетләреннән дә уздырып «Яшьлек язым» җырын җырлый башладык. Нинди генә бәйрәм, нинди генә очрашу булмасын, шушы җырсыз берсе дә узмый. Татар халкының җырлары мәңге яшәр!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы.


 Мин Илһам абый Шакировның иҗатына гашыйк! Әйе, миңа 17 яшь, күпләр: «бу яшьтә кем аны тыңлый инде, тыңла әнә «кеше төсле» яңа җырчыларны, элеккегә бәйләнмә», – дия, ләкин ни дисәләр дә, аның җырларын башка берсе дә алыштыра алмас сыман.

Айгөл Хәбибрахманова, Кукмара районы, Олыяз урта мәктәбе.


Мин халык җырларын кечкенә чакта да тыңларга ярата идем, хәзер дә яратам.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X