Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Айдар Таһиров: «Әйдәгез, шаффл биибез!»

Инстаграмда һәм тик токта караган саен карап торасы килә торган биюләр куючы бер аккаунт бар.

Биючеләрнең берсенә – Айдар Таһировка без берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Җаваплар сезгә дә кызык булыр дип уйлыйбыз.

- Айдар, үзең белән таныштыр әле, укыйсыңмы, эшлисеңме?

- Мин бию укытучысы булып эшлим. Дустым Иван белән бергә эшлибез дә, видеолар да төшерәбәз. Биюләрне күбрәк мин уйлап табам. Игезәкләр дип тәкъдим итәбез үзебезне. (Айдар белән Иван битлекләр киеп бииләр, битләре тулысынча күренми)

- Синең өчен бу бию төре - спортмы, сәнгатьме?

- Минем бию ул минем өчен күбрәк спорт, чөнки озак бию физик көч таләп итә, бик ардыра.

- Бию белән берәр профессиональ мәктәптә шөгыльләндеңме, үзлегеңнән өйрәндеңме?

- Беркайда да шөгыльләнмәдем, үзем өйрәндем. Башка биючеләрнең шаффлга өйрәтә торган видеоларын әкренәйтеп карый идем. Инде ике ел биим. Биюне бөтен җаным-тәнем белән яратам, шуңа күрә авыр булса да, ул мине ардыртмый.

- Сиңа нинди төр биюләр ошый? Бию өчен нинди кием сайлыйсың?

- Мин биергә бик тә яратам, миңа шаффл, хип-хоп һәм электро дэнс ошый. Биегәндә спорт стилендәге иркен киемнәр киям.

- Үзеңнең бию мәктәбеңне ачарга теләмисеңме?

- Бу – минем хыялым. Биергә өйрәнергә теләүче кешеләр бик күп. Алар минем белән хәтта урамда шөгыльләнергә дә әзер. Мәктәбем туп-тулы булыр иде.

- Синең аккаунт tuzelity дип атала, ул нәрсә аңлата?

- Аккаунтнын исеме бер нәрсә дә аңлатмый, шундый никнейм гына ул.

- Шаффл белән балаларга ничә яштән шөгыльләнә башларга кирәк?

- 6-7 яшьтә башласалар, яхшы була. Минем иң кечкенә укучыма 5 яшь. Ул башта сикергәләп кенә йөрергә теләгән иде. Аннан әкренләп ияләште, өйрәнә башлады. Әлегә залга кеше җыярга ярамый, урамда шөгыльләнәбез.

- Айдар, сезнең биегән видеоларыгызны тик-токта 3 млн. кеше караган, инстаграмда 46 мең язылучыгыз бар. Популяр булып киткәнегезне кайчан аңладыгыз? Ничегрәк ул танылган булу?

- Бу менә нәрсәдән башланды: без аяк белән шаффл биергә өйрәндек, хәрәкәтләрне катлауландыра бардык. Бервакыт кореялы биючеләрдән күреп алдык – алар аяк хәрәкәтләренә кулныкын да өсти, һәм ул видеолар бик күп лайклар җыя икән. Без дә шулай эшләдек һәм видеога төшереп социаль челтәрләргә куйдык. Тора-бара әлеге видео 1млн. лайк җыйды. Шуннан китте инде. Моны популярлык дип атап була микән, белмим, урамда таныыйлар, бергәләп фотога төшүемне сорыйлар. Мин рәхәтләнеп ризалашам.

- Шаффлны нинди көйгә биеп була?

- Мин үзем «бит» булган бөтен музыкага да бии алам. (Бит – музыкаль метрның элементар берәмлеге. Гадәттә, нотаның дүрттән бер өлешен тәшкил итә). Хәтта ул әкрен булса да. Әмма ләкин әкрен хәрәкәтле биюләр күп кешегә ошамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев