Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Авыл яки дача иң популяр ял урыны булып санала

Россия мәктәпләрендә укучыларның өчтән бере җәй көне авылда яки дачада ял итәчәк.

Ә һәр дүртенче бала җәйге каникулын өйдә уздырачак. Бу хакта Superjob эш эзләү порталы уздырган тикшеренүгә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Авыл яки дача иң популяр ял урыны булып санала. 31 процент ата-ана балаларын шунда җибәрә”, - диелә Superjob материалларында.

Җавап бирүчеләрнең 25 проценты балаларының каникулларны өйдә уздыруын әйткән.

Кара диңгез буендагы сәламәтләндерү лагерьларына 16 процент мәктәп укучысы барачак. Алты процент бала үзенең җәйге ялын Россия шәһәрләрендә уздырачак. Ә 5 процент кеше балаларын чит илләргә ялга җибәрергә планлаштыруын әйткән, дип хәбәр итә портал аналитиклары.

Superjob порталының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сораштыруны 1-4 июльдә уздырганнар. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән 1000 укучының әти-әнисе катнашкан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/10/189564/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев