Аудиокитап тыңлату файдагамы?
Бу кызык

Аудиокитап тыңлату файдагамы?

Аудиокитапларның өстенлеге күп, шулай да ул әни кеше укыган матур әкиятне алмаштыра алмый. Балагыз  өчен вакытны  кызганмагыз.

Өстенлеге:

- Игътибарны тупларга, зур күләмдә мәгълүматны ишетеп аңларга, хәтерне  ныгытырга ярдәм итә.

- Сөйләмне үстерә, сүзлек запасын арттыра, актерлыкка, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтә.

- Баланың  күзен  саклый.

- Юлда, чиратта  торганда баланың вакытын файдага уздырырга ярдәм итә.

Кимчелеге:

- Бала  кулга  тотып китап укудан  баш тарта.

- Колакчалар аша тыңлап йөрсә, бала саңгыраулана, начар ишетә башлый.

- Аудиокитап әни кеше укыган матур әкиятне алмаштыра алмый. Балагыз  өчен вакытны  кызганмагыз.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев