Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Бу кызык

Артка барырга ярамый!

Кирилл Колесниковны барыгыз да беләдер. Белмичә мөмкинме соң... Танылган паркурчы бит ул. Һәм шуның өстенә блогер, һәм шуның өстенә тиктокер... Аның паркур турында видео-язмалары Инстаграмда, Тик-Ток битендә һәрдаим чыгып тора.

Бер сә­гать эчен­дә – пар­кур­чы бу­ла!

Спорт бе­лән Ки­рилл мәк­тәп­тә үк кы­зык­сы­на. Йө­зү, җи­ңел ат­ле­ти­ка, би­ек­лек­кә си­ке­рү – аның яшәү рә­ве­ше бу­ла. Бер­ва­кыт урам­да оч­рак­лы рә­веш­тә ге­нә тур­ник­та саль­то яса­ган егет­не кү­реп ала һәм... үзе дә шу­лай эш­ләп ка­рар­га бу­ла. Бер сә­гать ди­гән­дә үзе өчен яңа шө­гыль үз­ләш­те­реп, шә­һәр­дә­ге пар­кур-ту­сов­ка­сы­на ки­леп элә­гә... Шу­лай итеп, пар­кур бе­лән про­фес­си­о­наль рә­веш­тә шө­гыль­лә­нә баш­лый. Тре­ни­ров­ка ба­ры­шын чит­тән кү­рер өчен, ви­де­о­га тө­ше­реп, үзе­нең ютуб ка­на­лы­на һәм со­ци­аль чел­тәр­ләр­гә куя. Һәм әле­ге ви­де­о­лар бик тиз по­пу­ляр­лык җыя баш­лый... Әк­рен­ләп ул үзен бло­гер, тик­то­кер бу­ла­рак та та­ны­та.

Ки­рилл – пар­кур бу­ен­ча өч тап­кыр дөнья чем­пи­о­на­тын­да кат­наш­кан һәм ике­сен­дә җи­ңү яу­ла­ган спорт­чы. Ул ак­ро­ба­ти­ка эле­мент­ла­ры бул­ган кү­ңел ачу ви­де­о­ла­ры да тө­ше­рә – алар­да үтеп ба­ру­чы­лар­ны спорт трюк­ла­ры­на өй­рә­тә. Үзе әле­ге трюк­лар­ны кө­тел­мә­гән урын­нар­да баш­ка­ра һәм көн­дә­лек тор­мыш­та да кул­ла­на.

Кар­шы­лык­лар аша үтү

Пар­кур – төр­ле кар­шы­лык­лар аша хә­рә­кәт итү ди­гән­не аң­ла­та. Фран­цуз те­лен­нән «кир­тә­ләр­не җи­ңү» дип тәр­җе­мә ите­лә. Аны спорт тө­ре дип атау бә­хәс­ле, ник ди­гән­дә, мон­да бер-бе­рең бе­лән яры­шу юк. Шу­лай ук га­ди фи­зик за­ряд­ка дип тә атап бул­мас, чөн­ки кат­лау­лы кү­нек­мә­лә­ре бар. Пар­кур­ны сән­гать тө­ре дип атап бу­лыр иде, бу аның күп­сан­лы имп­ро­ви­за­ци­я­ләр­дән то­руы һәм кө­тел­мә­гән­ле­ге бе­лән бәй­ле.

Пар­кур­ның мәгъ­нә­се ал­дан план­лаш­ты­рыл­ма­ган юл бу­ен­ча төр­ле кар­шы­лык­лар­ны узып тиз хә­рә­кәт итү­гә кай­тып ка­ла. Мон­да бас­кыч, өй тү­бә­лә­ре, ба­га­на­лар, шә­һәр ар­хи­тек­ту­ра­сы эле­мент­ла­ры бу­лыр­га мөм­кин. Кай­бер ар­тык һә­вәс­ләр сте­на­лар­га да үр­мә­ли, хәт­та чүп кон­тей­нер­ла­ры­на да си­ке­рә. Пар­кур­ның иң ях­шы эле­мен­ты – кая си­ке­рә­сең­не бел­ми­чә си­ке­рү. Төп прин­ци­бы: арт­ка та­ба хә­рә­кәт итү ты­е­ла. Шу­ны­сы мө­һим: пар­кур та­ма­ша кы­лу өчен оеш­ты­рыл­мый.

Ва­та­ны – Фран­ци­я­дә

Бу спорт тө­ре­нең ва­та­ны – Фран­ция. Трей­сер­лар (пар­кур бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр) үза­ра ярыш­мый, алар үз­лә­рен бер ма­вы­гу бе­лән яшәү­че «ту­ган­нар» дип са­ный. Әле­ге спорт тө­ре­нә ни­гез са­лу­чы­лар – Фран­ция спорт­чы­ла­ры Дэ­вид Белл һәм Се­басть­ен Фу­ко. Ике спорт­чы да ба­ла­чак­тан ук гим­нас­ти­ка, җи­ңел ат­ле­ти­ка бе­лән шө­гыль­лә­нә­ләр. Ан­на­ры алар яңа спорт тө­ре уй­лап та­ба­лар. Күпь­ел­лык кү­не­гү­ләр һәм ты­рыш хез­мәт нә­ти­җә­сен­дә, алар бу спорт тө­рен дөнь­я­га та­ны­та.

Яра­тып шө­гыль­лә­нү­че­ләр аны га­ди спорт тө­ре итеп ке­нә тү­гел, яшәү рә­ве­ше бу­ла­рак ка­бул итә! Хә­зер­ге ва­кыт­та күп ке­нә ил­ләр­дә ак­тив кул­ла­ны­ла.

Сак­лык ки­рәк

Спорт бе­лән дус бул­ган ке­ше­нең сә­ла­мәт­ле­ге нык бу­ла. Әм­ма дә лә­кин... Бар ке­ше­гә дә спорт бе­лән про­фес­си­о­наль дә­рә­җә­дә шө­гыль­лә­нер­гә ди­мә­гән. Без­нең күп ке­нә ма­лай­лар һәм кыз­лар ир­тән­ге за­ряд­ка бе­лән ге­нә чик­лә­нә­дер. Га­дәт­кә кер­тә ал­сак, аны­сы да бик ях­шы. Кы­шын, җә­ен – көн са­ен саф һа­ва­да йө­рү яки йө­ге­рү дә ке­ше ор­га­низ­мы­на фай­да ки­те­рә. Җә­ен су ко­е­ныр­га, йө­зәр­гә, көй­мә­дә йө­рер­гә, ур­ман­га ба­рыр­га, фут­бол яки бад­мин­тон уй­нар­га мөм­кин. Кы­шын ти­ме­ра­як­та, чаң­гы­да, ча­на­да шуу, хок­кей уй­нау да фай­да­га гы­на.

Ә ме­нә пар­кур – ул бик зур сак­лык та­ләп итә тор­ган спорт тө­ре. Тән сы­гыл­ма­лы­лы­гы, җи­тез­ле­ге бул­ма­ган, би­ек­лек­тән ку­рык­кан ке­ше аның бе­лән шө­гыль­лә­нә ал­мый! Хә­рә­кәт ит­кән­дә тән­нең җы­лын­ган бу­луы, ега­ла кал­саң – аңа әзер то­ру ки­рәк. Һәр­хәл­дә, чын трей­сер­лар шу­лай ди.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев