Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Алар шундый күңелле яшәгәннәр... («Директор да бала булган» сәхифәсендә Фирдәүсә Әюпова)

Хәзерге балалар, яшүсмерләр белән ул чордагы балалар арасында аерма бармы? «Булмыйча!» – ди ул!

Фирдүсә Фәнәвисовна Әюпова – безнең мәктәбебезнең (Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның) директоры. Игьтибарга лаек кеше ул, кызык кеше. Директор гына түгел, шәһәр советы депутаты да, «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыятенең Чаллыдагы җитәкчесе дә. Сөйкемле генә түгел, җидти, таләпчән дә.

Ә бит кайчандыр ул да бала булган. Нинди булды микән ул кечкенә вакытта? Мин сезгә шул хакта сөйләп китим әле!

Яраткан шөгыльләре...

Фирдүсә Фәнәвисовнаның аерым шөгыльләре булмаган, чөнки алар – авыл балалары, эштән бушамаганнар. Әти-әниләренә булышканнар, әлбәттә.  Буш вакытларында дуслары белән урамга чыгып уйнаганнар.

Шулай да, бер яраткан шөгыльләре булган аларның. Мәктәп елларында җырларның-шигырьләрнең иң матурларын гына сайлап алып аерым бер олы дәфтәргә дус кызлары белән яза торган булганнар.  Кайбер дәфтәрләре әле бүгенгәчә сакланган.

Иң истә калган әсәре нинди микән?

Алар татар әдәбиятын укып үскәннәр. Шулай да, бер әсәр Фирдүсә Фәнәвисовнаның куңеленә аеруча кереп калган булган. Макаренконың «Педагогическая поэма» әсәре ул. Бу әсәрне ул көннәр, төннәр буе укыган. Ул шундый калын китап булган.

Мәктәп белән бәйле иң матур истәлекләр

«Матур истәлекләр пионер дружинасы, комсомол отряды белән бәйле», – дип сөйли Фирдүсә Фәнәвисовна. Алар шундый күңелле чорда яшәгәннәр... Кайнап торган тормыш, ярышлар, бәйрәм концертлары...

Ул вакыттагы дус кызлары белән аралашамы?

Ничек инде аралашмасын! Хәзер бит социаль челтерләр аша да аралашып була!

Авылга кайтканда да очрашып торалар. Ә менә бер классташ кызы белән алар бик якын дуслар. Ун ел буе бер партада утыралар. Аннан биш ел Казан Дәүләт Университетында бергә укыйлар, бер бүлмәдә яшиләр. Хәзер икесе дә  Чаллы шәһәрендә яшиләр. 43 ел бергә дисәк тә була!

Малайлар белән дус булганнармы?

Əлбәттә! Аларның сыйныфы бик дус-тату булган. Ләкин 9нчы-10нчы сыйныфларда кызлар гына укыган.  Бәйрәм-ярышларны малайлар белән бергә үткәргәннәр.

Хәзерге балалар, яшүсмерләр белән ул чордагы балалар арасында аерма бармы?

«Булмыйча!» – ди ул! Хәзер бит дөнья бөтенләй икенче. Бүген яшүсмерләр әби-баба, әти-әни тәрбиясеннән читтәрәк үсә, тормышларын интернет челтәре, йә булмаса урам чорнап алган. Шулар йогынтысы белән яшиләр, шул тормышка җайлашырга тырышалар.

Ә Фирдүсә Фәнәвисовналар үскән чорда...  Аларга күбрәк китаплар, әти-әниләр йогынты ясый торган булган.  «Кызганыч, хәзер яшүсмерләрнең кайберсе «ярамый»ның ни икәнен дә белми», – дип сөйли Фирдүсә Фәнәвисовна. 

Директорыбызның балачак хатирәләре һәм бүгенге көн турында уйланулары бик кызык тоелды миңа!

Язилә Гәрәева, Чаллы шәһәре, 84 лицей, 7«А» сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев