Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Аделя Сабирҗанова: «Блогым яшь кызларга файдалы булыр дип уйлыйм»

Бүген сезне бер яшь блогер белән таныштырасыбыз килә. Ул Казан шәһәреннән Аделя Сабирҗанова. Аңа 10 яшь.

Аделя блогында үзенең тормышындагы вакыйгалар турында сөйли, төрле прическалар ясарга өйрәтүче видеолар куя. Прическаларны аңа әнисе Илсөяр ясый.

Без Аделя белән кечкенә генә әңгәмә корып алдык. Сезгә дә укырга тәкъдим итәбез.

— Аделя, сәлам. Син блог алып барасың, шулаймы? Сөйлә әле безгә, ничә язылучың булуын телисең, үзең кайсы блогерларны карыйсың, нинди хоббиларың бар? 

– Хәзерге заманда блогерлык бик популяр. Социаль челтәрләрдәге блогерларны күзәтеп барып, мин дә үз тормышымда булган кызыклы, файдалы мизгелләр белән бүлешәсем килде. Минем әлегә 116 язылучым бар, киләчәктә минем язмаларым белән кызыксынучылар саны күбрәк булыр дип ышанам.

– Блогыңны рус телендә алып барасың, әйе бит? Алга таба ике телдә - татар һәм рус телендә алып барырга теләмисеңме?

– Киләчәктә ике телдә дә алып барырмын дип уйлыйм.

– Синең блогың нәрсә турында, Аделя?

– Без әнием белән блогымда ничек итеп прическаларны тиз һәм матур итеп ясап булганы турында видеолар төшерәбез.

Алар яшь кызларга бик файдалы булыр дип уйлыйм. Мин үзем күбрәк мотивацион видеолар карап, илһамланып йөрергә яратам. Буш вакытымда бисердан браслетлар, алкалар, йөзекләр ясыйм. Минем аккаунтыма язылырга онытмагыз, дуслар!


Аделяга уңышлар телибез. Сез аны инстаграмда @adelya_sabirz дип таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев