Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

8 октябрь - Бөтендөнья сигезаяклар көне

Сигезаякларны ни дәрәҗәдә яхшы белүегезне тикшереп карагыз әле.

8 октябрь - Бөтендөнья сигезаяклар көне. Бу дата очраклы гына сайланмаган, чөнки сигез – сигезаякның аяклары саны, ә октябрь аеның исеме сигезаяк (octopus) кебек үк, octo дигән латин сүзеннән килеп чыккан, ул «сигез» дигәнне аңлата.

Сигезаякларны ни дәрәҗәдә яхшы белүегезне тикшереп карагыз әле. Бу фактлар арасында икесе ялган. Кайсылары икән?

  1. Сигезаякның йөрәге өчәү һәм каны зәңгәр төстә.
  2. Сигезаяклылар – иң акыллы диңгез җанварларының берсе һәм аларны өйрәтеп була.
  3. Сигезаякларның гомер озынлыгы 30 яшькә кадәр җитәргә мөмкин.
  4. Сигезаякның тәнендә бер генә сөяк тә юк.
  5. Сигезаяклар агулы булмый.
  6. Куркыныч янаганда, сигезаяк, дошманның игътибарын читкә юнәлтер өчен, кармавычын өзеп ыргыта.
  7. Сигезаяклар яшеренү өчен төсен үзгәртә ала.
  8. Куркыныч янаганда сигезаяк дошманына кара төстәге сыеклык сиптерә.

 

Җаваплар биредә.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев