Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

27нче май – кыю карарлар көне

Кыю карарлар кабул иткәнегез бармы?

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе:

Бәлки, бик үк туры килми дә торгандыр, әмма   кыю карарларым булды дип уйлыйм. 3 яшьтә үк, үз теләгем белән көне буена сыер көтүенә бара идем. 12 яшьтә Яр Чаллының 84нче лицеена 7нче класска укырга киттем. Бер кешене белмим, интернатта торасы. Санасаң – алар бар инде. Кыю карарларны кабул итәргәме әллә юкмы дигән сорау белән көн саен очрашып торасың ул.

Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе:

Кызык сорау. Уйландыра. Тик җавапны тиз таптым, ахры. Минем музыка мәктәбенә йөреп, баян классында белем алганыма инде 4 ел да үтеп киткән. Чиратта 5нче соңгы ел. Ике мәктәп арасында йөреп уку нык авыр. Кайчагында туеп та китәсең, мәктәптәге укытучылар белән дә аңлашылмаучанлыклар туа,  дәресләр  кала, икенче елга имтихан бирәсең бар бит диеп еш «кайгыртып» торалар. Шуңа күрә, моңа нокта куярга уйлаган идем. Вакытында кыю карар кабул итүем аркасында, укуны дәвам итәргә булдым. Үкенмим, чөнки  көчлеләр, җитезләр, түземнәр генә бәхет-сәгадәткә ирешә. Үз сүземдә нык торып, артка чигенмәвем өчен мин үземә рәхмәтле.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе:

Мин көн дә мәктәпкә киләм, нәрсәсе белән кыю карар түгел ул?

Рәйсә Абдуллина, Балтач районы, Карадуган гимназиясе:

Кыю, тәвәккәл булу хәзерге заманда иң кирәкле сыйфатларның берсе. Бер кыю карар кешенең гомерен үзгәртергә мөмкин.

Ә минем  андый карарлар булды микән? Тормышымны үзгәрткән бер ныклы карарым бар икән бит! 6нчы сыйныфта укыганда инглиз телен тирәнтен өйрәнә идем. Бервакыт татар теле укытучысы әлеге фән буенча Олимпиадага барырга тәкъдим итте. Дөресен әйткәндә, башта каушап калдым: бәлки белем җитмәс, иң ахыргы урында калырмын дип курыктым. Ләкин соңыннан тәвәккәлләдем һәм бардым. Олимпиададан призер исемен алып кайттым. Киңәшем шул: үз-үзеңә ышан, кыю, тәвәккәл бул!

Таңсылу Вафина, Яңа Чишмә районы, Зирекле мәктәбе:

Гомеремдәге иң кыю карарны 2021 елның җәендә кабул иттем. «Алтын каләм» фестиваленә Казанга берүзем автобуска утырып бардым. Шәһәрнең бер белмәгән урамнарыннан, кешеләрдән сораша-сораша «Алтын каләм»гә хәтле җиттем. Бөтен кызыгы да шунда булды: үзем эзләп таптым бит. Әти-әнигә мин шулай барганымны әйтмәдем. Ә «Алтын каләм» фестивалендә бик күңелле ял итеп кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев