Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

1нче апрельдән социаль челтәрләрдә өч марафон башлана

Әдәби марафон турында инде беләбез. Ә калганнары нинди?

1 апрель көнне XI Дөньякүләм "ӘДӘБИ МАРАФОН" (#әдәбимарафон) башлана.

Проектның максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон#татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирә. Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан #кайсыгызныңкулыҗылы #идел #казанутлары#безнеңмирас #татарстанкитапнәшрияты һ.б.).

Чыганак



Татнетны үстерү фонды яңа онлайн-марафон башлый! Ул #АВЫЛЫМГҮЗӘЛЛЕГЕ дип атала.

Әлеге марафон кысаларында 21 көн дәвамында үз районың һәм авылың (мәсәлән: #кукмара#мәмәшир) һәм #авылымгүзәллеге хэштеглары белән Инстаграмда яисә ВКонтакте социаль челтәрендә үз туган авылыңның гүзәллеген/матурлыгын тасвирлаган, аның бүгенге һәм тарихи якларын (ТАССРга 100 ел уңаеннан) чагылдырган, анда яшәгән кешеләргә (шул исәптән үз гаиләңә дә мөмкин!) ихтирам уяткан, авылдан чыккан шәхесләрнең биографиясе язылган һ.б. шундый позитив форматта үзегез төшергән фотосурәтләр яисә 1 минутлык үзегез яздырган видеоязмалар урнаштырып барырга кирәк (авторлык хокукларын бозарга ярамый!). Авылның тарихи фотоларын урнаштырган очракта #ТАССРга100ел хэштегын да өстәргә тәкъдим ителә.

21 язманың берсендә авылыгыз белән бәйле күңелегезне борчып торган социаль проблема турында да бер язма урнаштырырга, әлеге язмада мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәрдәй кешеләрне (авыл, район җитәкчелеген) тамгаларга - марафон кысаларында аларга шул рәвешле мөрәҗәгать итәргә мөмкин (мәсәлән, авылда күперне яисә юлны ремонтлыйсы бар, яисә мәктәп/балалар бакчасы җимерек хәлдә).

Проектның максаты - татар авылларын популярлаштыру һәм дәрәҗәсен күтәрү, татар авылларына һәм анда яшәгән кешеләргә ихтирам уяту, үз туган ягыңнан чыккан шәхесләрне таныту, авылның хәлен яхшыртуда өлеш кертү.

Проектның идея авторы - Раил Галиев. Проектта катнашу өчен яшь чикләүләре юк. Проектта Татарстанның берәр авылында туган, хәзерге вакытта чит илләрдә/төбәкләрдә яшәгән кешеләр дә катнаша алалар.
Үз авылыгызны яратасызмы?! Башладык!!!

Чыганак


Өченче марафон - "Рәхәт бәхет марафоны". Аны блогер Гөлчәчәк Мансурова оештыра.

Марафон бушлай һәм һәр катнашучыга да бүләкләр дә булачак! ⠀
Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр.

«Нәрсә соң ул бәхет?» - дигән сорауга минем яраткан шагыйрем Разил Вәлиевнең дә фикере бик урынлы: «Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рухи халәт ул. Сау-сәламәт, бәхетле булыйк!»


Гомумән, бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына куйган ниндидер максатларга ирешеп, яңадан үз-үзенә максатлар куеп, шуңа омтылып яшәве белән көчле. Кешене хыял, өмет яшәтә, диләр бит.
Разил абыйның "Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, я булмаса үзем үзгәрәм", - дип язылган уйлары минем күңелне кузгатты.

Кем минем белән берлектә язгы көннәрне тагын да ямьләндерергә тели, рәхим итегез марафонга!
Бергәләшеп туры эфирларда, уртак группабызда сәламәтлек, көнкүреш, дөрес туклану, максатлар кую, мотивация, гаилә, балалар тәрбиясе, психология темаларына аралашулар үткәрербез. Миннән бүләккә файдалы киңәшләр, чек-листлар да булачак! Татар телендә бәхет турында шигырьләр, гомумән, үзебезнең көннәрне үзебез ямьләндерербез! Һәм яңа дуслар табарбыз!

Марафон барышында бергәләп көнкүрешне җыештыру челленджы да булачак?
Марафон – 1 апрельдән башланачак һәм 21 көн дәвам итәчәк.
Дуслар, рәхим итегез!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев