Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

19 сентябрь - «Смайлик» туган көн

Барысы да 1982 елның 19нчы сентябрендә башлана.

Карнеги-Меллон Университеты профессоры Скотт Фалман компьютер аша аралашканда өч тамганы (ике нокта, сызыкча, җәя) берләштерүче символ кулланырга тәкъдим итә. Шул рәвешле елмаючы йөзне бирә торган булалар.

Шул вакыттан бирле смайликның төрле вариантлары барлыкка килде. Алар төрле мәгънә һәм эмоцияләрне белдерә ала. Смайлик чат яки электрон почта аша аралашканда җитмәгән төсмерне - тавыш интонациясе һәм мимиканы җиткерә.

Смайликларның файдасы

Бүгенге көндә смайликлар дөньясы даими үсеп, үзгәреп торучы система. Күпләр аларны өстәмә табыш алу яки сату күләмен арттыру өчен дә файдалана. Мәсәлән, 1970 елда ике бертуган испанлы сары смайлик янына Хәерле көн дип язып, футболкалар, открытка, бейсболка, эмблемалар чыгара башлыйлар.

Ә интернет-кулланучы Иван Манцуров, үзенә кирәкле символны таба алмагач, якыннарының йөз-чалымнарын сурәтли, шуның белән популярлык казана.

Смайлик-эмотиконнар

Популярлык дулкынында смайликлар хат-хәбәрләр аша көнчыгыш илләрендә дә кулланылышка кереп китә. Ләкин Япония белән Көньяк Кореяда алар әзер көе тамыр җәя алмый, эмотикон (аниме-графика) каомодзи рәвешендә үзгәртелә. Әлеге смайликларның америкалы вариантыннан төп аермасы аларны башны 90 градуска бормыйча, турыдан-туры күрергә мөмкин. Көнчыгыш смайликларында зуррак игътибар авызның торышына түгел, ә күзләргә юнәлдерелә.

Күпме смайлик бар?

Яндекс мәгълүматлары буенча, хәзер интернетта 3,8 миллиард смайлик кулланыла. Шуларның күпчелеген сөенечне белдерүче смайликлар тәшкил итә. :) , :-) , =) , (: , (- . Алар 3 миллиардтан артык икән. Ә күңелсез эмоцияләрне белдерүчеләре 700 миллион тирәсе ( , :-( , =( , ): , )-: Интернетта һәр алтынчы сайтта смайликлар кулланыла. Бу исәпкә әле картинкалар кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев