Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

15нче гыйнвар – Википедия көне!

15нче гыйнвар – Википедиянең туган көне. Кулланучылар аны, яратып, «Вики» дип йөртә.

15нче гыйнвар – Википедия көне! Википедия – бүгенге көндә иң популяр интернет чыганак ул. Кирәкле мәгълүматны меңләгән кеше тиз арада нәкъ менә шул интернет-энциклопедиядән таба ала.

Бу чыганакта нинди генә темага язмалар юк! Кеше тормышы, эшчәнлеге белән бәйле теләсә нинди өлкәгә кагылган материалны тиз арада табарга кирәк булса, бу чыганак сиңа  шәп ярдәмче булачак. Атаклы Британия яки Зур Совет энциклопедиясеннән дә күбрәк материал тупланган монда.

Википедиянең «аталары» дип интернет-эшмәкәр Д.Уэйлс белән философия докторы Л. Сэнгерны саныйлар. 2000 елда аларның башына гениаль идея килә: төрле мәгълүматлар базасы булдыргач,  аны тулыландыруны «ирекле»ләр дә башкара ала. Бу – Википедиянең төп «фишка»сы.

Виртуаль белешмәлек башта инглиз телендә генә булса, хәзер инде анда текстлар 250дән артык телдә басыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев