Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

12 ел буе гел кызлар гына туган

Авылның старостасы малай тапкан өчен зур бүләк вәгъдә итә. 

Польша һәм Чехия чигендә Мейсце-Оджанськое дигән авыл бар, анда 300гә якын кеше яши. Бу авыл бүтән вавыллардан берние белән дә аерылмый дип әйтер идек, әгәр дә анда бер күренеш булмаса - биредә гел кызлар туа. 

Авыл старостасы Раймунд Фришко сүзләренә караганда, 12 ел инде җирле халыкның уллары тумаган. Өстәвенә, бу аномалия хәзер түгел, ә күптәннән барлыкка килгән. 
Барлык документларны, туу турындагы язмаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең истәлекләрен өйрәнеп, Фришко бу авыл кызларына кияүгә чыгар өчен башка авылларга һәм шәһәрләргә китәргә туры килүен ачыклый. Әгәр дә ир белән хатын Мейсце-Оджанськка күчсә, малай табу өмете бөтенләй юк диярлек.

Чыганак: http://http://www.tatpressa.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев