Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

11 яшьлек Иран кызы IQ тестта Эйнштейн һәм Хокингтан артыграк балл җыйган

Англиянең Эйлсбери урта мәктәбендә белем алучы 11 яшьлек Иран кызы Стивен Хокинг һәм Альберт Эйнштейн нәтиҗәләрен узып, IQ ны билгеләүче тестта иң югары баллар җыйган.

Шәриф Тараның нәтиҗәсе - 162 балл. Бу гадәттә 140 баллга тигез булган "гений эталоны " ннан шактый артык, дип хәбәр итә mvslim.com

Билгеле булганча, Стивена Хокингның IQ нәтиҗәсе 160 баллга тигез булган. Бу тестны беркайчан да узмаган Эйнштейнның IQ дәрәҗәсе шулай ук 160 балл булган дип санала.

 

Тара Шәриф Британиянең Оксфорд шәһәрендә вербаль булмаган тест узган. Тестның максаты - кызның төрле фразаларны аңлау дәрәҗәсен тикшерү була. Барлык сорауларга да чикләнгән вакыт эчендә җавап бирергә кирәк була.

 

"Бу тестны узу турында мин әти-әнием белән берлектә карар кабул иттем", - дип сөйләгән әлеге сәләтле кыз. “Бу Менсадагы башка кешеләр белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек булачак. Мин тест турында үземнең мәктәп дусларымның кайберләренә сөйләдем, һәм алар, чыннан да, таң калдылар".

Альберт Эйнштейн / чыганагы: Википедия

Әлеге нәтиҗәләре белән ул хәзер интеллекты югары булган кешеләр өчен дөньяда иң зур һәм иң өлкән оешмаларның берсе - Менсе оешмасына керергә гариза бирә ала.

 

Тара үзенең гаҗәеп казанышлары турында үз фикерләре белән уртаклашты: "Югары нәтиҗәгә ирешкәч, мин шаккаттым. Мин мондый яхшы нәтиҗә булыр дип көтмәгән идем дә". Ул шулай ук киләчәккә планнары белән дә уртаклашты: "Мин бераз үскәч, арифметика белән бәйле берәр нәрсә белән шөгыльләнергә теләр идем".

 

Тараның әтисе Шәриф шулай ук кызының уңышы белән горурлануын белдерде: “Мин Тара белән бик горурланам, әмма шул ук вакытта аның шундый югары нәтиҗәсенә гаҗәпләнәм. Тестның барышын телевизордан караганда, ул уңышлы башкарыр дип уйлаган идем. Мин аның бик акыллы булуын белә идем, әмма шундый ук югары нәтиҗә булырын көтмәгән идем".

Стивен Хокинг / чыганагы: Википедия

Текстның чыганагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев