Көмеш кыңгырау

Шигъри табышмаклар

Мансур Сафиннан шигъри табышмаклар.

Мамык-батыр  армый-талмый

 Күк йөзендә  кыр игә, -

 Адашыпмы? Саташыпмы? –

 Күз яшкәйләрен түгә...

 ( тылоБ)

 

*****

 Яфракларны иртүк лепердәтә,

 Торбаларда кубыз уйната,

  Җир-суларда йөгереп-уйнап туйгач,

 Җирсуланып йокларга ята.

 (лиҖ)

 

*****

Учлап-учлап утлы уклар чәчә

Җәйге күктә йөргән серле зат.

Дөбер-шатыр һава буйлап чаба

Аны куган – яңгыр яллы! – ат...

(үәркүк күК)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: