Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Башваткыч "Ял сәгатьләрендә"

Бу башваткычның, үзенә генә хас булган, аерым үзенчәлеге бар. Аны сизеп алсагыз, чишү кинәт җиңеләеп китәр.

Горизонталь буенча. 5. Чалбарның сыңар өлеше 6. Бодай белән арышның башы 9. Печелгән ат 11. Атка атланган кеше 12. “Җәнлек" белән "хайван”га синоним 15. Хатынының апасының яисә сеңлесенең ире 17. Табаны кызуга кую hәм алу өчен озын aгaч саплы тимер каптыргычлы җайланма 18. “Ирекле” сүзенең синонимы 19. Кайбер татарлар стаканны шулай атыйлар 20. Пычрак колак эченә чәчәрлек була торган тамыразык (шаярту) 24. “Савыт” сүзе белән парлашып кулланыла 25. Терлек азыгы салу, кер юу өчен юан агачтан чокып ясалган озынча савыт 26. Каты кәүсәле күпьеллык үсемлек 29. Җиңел аяк киеме 30. Турыпочмаклы күләмле фигура 31. Аркылы куела торган такта 33. Чүлдә яши торган зур кәлтә 34. Балчыкка салам кушып ясалган кирпеч

Вертикаль буенча. 1. "Әләм" сүзенең синонимы 2.”Бала” сүзе белән парлашып йөри. 3. Якынча исәп-хисап. 4. Пычак белән чалгыларны үткенли торган әйбернең берсе 7. Озынча баш киеме 8. Әйберен һәм акчасын аз гына бирергә йә бирмәскә тырышучы кеше 10. Сай гына, киң савыт 13. Кайбер татарлар “карлыган”ны шулай атый 14. “Мактанчык” сүзенә синоним 16. “Исем, кушамат, ат, термин” сүзләренә синоним 18. Камыр башы 21. Элек хатынын аерганда ирләр шулай кычкырганнар. 22. Әкәм-төкәмнең йомшак кардәше 23. Бур, урлаучы 27. Урмандагы кан эчуче бет. 28. Кибеп каткан балчык 31. Җылы абзар (сарай) эчендә бер ат яки сыер өчен киртә яки бура белән бүлеп алынган урын. 32. Урмандагы яки урман алдындагы ачыклык.

Әнвәр Җиһаншин  төзеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X