Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Тылсымлы урман

«Дәвам итәбез» бәйгесенә әкият.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...

Башламнар биредә.

... Шуларны уйлый-уйлый, Айдар урамга чыкты. Анда авыл малайлары уйный иде. Танышып киттеләр. Айдар үзенең күңелсез уйлары турында сөйләп китте. Малайлар, елмаеп, аны урманга чакырдылар. Урман — урман инде ул, нинди кызык бар анда? 

Бара-бара, балалар зәңгәр урман күле янына килеп чыктылар. Чү! Су янында кемдер озын яшел чәчләрен тарап утыра!.. Су Анасы! Айдар куркып китте. Ә малайлар, Су Анасының хәлләрен белеп, Айдарга аның белән сэлфи ясарга тәкъдим иттеләр... Малайлар урман эченә керделәр. Кинәт кенә бер агач селкенде... Балалар алдына йонлы куркыныч, кәкре борынлы һәм мөгезле... Шүрәле килеп чыкты! 

– Мин – Шүрәле булам, кети-кети уйнарга яратам! — диде ул.
Хәзер инде Айдар курыкмады, ул аңлады: бу урман — «тылсымлы»!
Урман кырыенда Кәҗә белән Сарык күренделәр. Алар, капчык тотып, ашарга эзләп йөргәннәр. Айдар мескеннәрне җәлләде, аларны әби янына чакырды. Әбигә дә күңеллерәк булыр!

Хәзер инде Айдар авылны бик ярата, һәм җәй саен анда кайта башлады. Безнең җирдә могҗизалар бик күп бит! Ышанырга кирәк кенә! ...


Закирова Әмилә Илшатовна, 3нче сыйныф, «Адымнар-Казан».
Җитәкче: Газыймова Илзирә Илдаровна, туган тел (татар) укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев