Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Тиктокер Айдар

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм итәрсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында иек-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...

Телефон бар-барын, анда мультфильмнар, кызыклы видеолар карап вакыт узганын сизми дә каласың, тик... интернет тотмыыыый. Айдармы соң инде аптырап кала торган малай – ул интернет «эзләп» агач башына да менеп төште, тау башыннан да урап кайтты, инде өметне өздем дигәндә, өйгә сөялгән озын баскычны күреп алды.

Шул баскычтан әкрен генә өй түбәсенә – чормага менеп китте һәм бөтенләй икенче дөньяга эләкте. Монда ни генә юк! Күкеле иске сәгать, агач иләк, кадактагы чөйдә рогатка, уклы җәя – Айдар аларның нәрсә икәнен дә, исемен дә белми, күбесен кинолардан карап кына белә.
Чормадагы әйбер исәп-хисапсыз, Айдар үзенә яңа шөгыль тапты: андагы әйберләр турында әбисеннән сорашып күп нәрсәләр белде, алай гына да түгел, әбисе белән бергә мавыктыргыч видеолар төшерде.

Беркөнне аның башына кызыклы фикер килде – ә нигә әле видеоларны "Тик-ток"ка җибәрмәскә! Гел тузга язмаган әйберләр куйганчы, кызыклы әйберләр дә куярга ярый бит! Тик, интернет юк шул! Шулай да Айдар үзенең яңа мавыгуыннан баш тартмады, видеолар төшерүен дәвам итте. 

Җәйге каникулның узып киткәнен Айдар сизми дә калды. Тиздән укулар башлана, әти-әнисе Айдарны кайтып алды. Айдар шәһәргә кайту белән хыялын тормышка ашырды – әзер видеоларны тик-токка куйды. 

Ә иртәгесен Айдар күренекле тиктокер булып уянды, аның видеолары яшен тизлегендә таралып, берничә дистә мең карау җыйган иде.

Фатихова Гөлфинә, Актаныш районы Киров урта мәктәбенең 4нче класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев