Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Матурлык ярата

Үскәч, Мәдинә стюардесса булырга тели.

Таныш булыгыз – Актаныштагы 1нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Мәдинә Максутова. 9 яшьлек бик сөйкемле бөтерчек кыз ул. Әти-әнисе Дамир белән Гөлназны, абыйсы Даниярны үлеп ярата. Бик максатчан, тырыш һәм җитез. 
Барыннан да бигрәк инглиз телен, музыка дөньясын якын күрә. Бию түгәрәгенә йөри. Төрле конкурсларда катнаша. 
Үскәч, Мәдинә стюардесса булырга тели. Кайчак табиб яки чәчтараш булырга микән, дип тә уйлап куя. Кыскасы, матурлык ярата ул.
Сәяхәтче дә әле, җитмәсә. Җәйге каникулда кайларда гына булмады Мәдинә: Казан, Әлмәт, Чаллы, Уфа, Нефтекама, Ташкент...
Ташбака белән балыклары да бар әле аның. Аларны тәрбияләргә дә вакыт таба. Безнең бәйгегә рәсем ясарга да өлгергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев