Һәрвакыт әзер!
Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтим. Тәртип яратам.
Дуслар, Әмир Шәйхетдинов белән таныштырасы килә сезне. Яр Чаллы шәһәрендәге 60нчы мәктәпнең 6Д сыйныфында укый ул. Ачышлар ясарга ярата. Өйрәнә, эзләнә.
Авылга кайтса, бакчага барса да, бер минут та тик тормый. Табигатьне танып белә. Хәтта металл эзләгече дә бар. Өйләрендә исә шөреп боргыч белән мәш килә. Берәр нәрсә ватылса, Әмир һәрвакыт әзер!
Җәйге ялларын авылда, бакчада һәм Мисырда уздырган Әмир. Безнең «Җәйгә – лайк 2024» конкурсында катнашырга да өлгерде әле ул.
Мәктәптә татар теле, тарих, физкультура һәм хезмәт дәресләрен якын күрә. 10 яшьтән дзюдога йөри. Велосипед һәм самокат – якын дуслары. «Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтим. Тәртип яратам», – ди булдыклы малай. Игътибарыгызга үзенең рәсемен тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев