Репост яса һәм китап от
Бәйгеләр

Репост яса һәм китап от

#ИГЪТИБАР#КОНКУРС#РЕПОСТ

Апрель аенда без Флера Мәрданованың «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк» дип исемләнгән балалар өчен әкиятләр китабын уйнатабыз. 


 

Флера Мәрданованың «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк» китабы 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китаплар арасында үтүче "Ел китабы – 2017" бәйгесендә Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тизрәк үсәсе килеп, әтисе-әнисе сүзен тыңламыйча оясыннан егылып төшкән Каркылдык, тегермән ташларын хәрәкәткә китерердәй көчле җил кызы Зиләйлүк, ни сәбәптәндер эшләпәсе каралган Җирән гөмбә оныгы - боларның барысы турында да Флёра Мәрданованың шушы китаптагы әкиятләрендә укырга мөмкин.


Акциядә катнашу өчен бары тик ике шартны үтәү зарур: 

1. https://vk.com/public86120713 төркемендә торырга; 
2. Шушы язмага репост ясарга кирәк. 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


бәйге акция репост

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    жинуче билгеле булды минде?

    • аватар

      Комеш Кынгырау

      0

      0

      Җиңүче Ландыш Сөләйманова, ВКдагы төркемдә язылган.