Реклама
Дуслар! Әдәби квестны уңышлы башкарып чыктык.
Анда Зимфира Исламова, Сафина Лариса, Миләүшә Хәсәнова, Айсылу Галиева, Алсинә Шәрәфетдинова, Чулпан Минһаҗетдинова, Гильмутдинова Алсу, Фәйрүзә, Зөһрә, Закирова (исемен күрсәтмәгән) актив катнашты, бик зур рәхмәт.
Алда безне мәдәни квест көтә. Аның максаты - Татарстанның мәдәни үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында белемнәребезне барлау.
Квест барышында һәр атнаның үз биреме булачак. Җиңүчене атна саен билгелибез. Бөтен квестларның азагына кадәр безнең белән булган актив катнашучыларны сюрприз көтә.
Беренче бирем мондый булыр:
Түбәндә танылган татар рәссамының 11 картинасының исеме һәм картиналар үзләре бирелгән. Авторны һәм һәр картинаның исемен белергә кирәк. Эшне җиңеләйтү өчен картиналарның атамаларын әлеге исемлектә күрсәттек:
1. «Кешенең файдалы эшләре җирдә кала», шәмаил, 1993.
2. Олуг Мөхәммәд хан, (? – 1446) 1993.
3. Сафа-Гәрәй хан (1507-1549), 1994.
4. А. Барто, «Уенчыклар», 1977.
5. Татар халык әкияте «Камыр батыр». 2000
6. Татар халык әкияте «Турай батыр». 2000
7. Язучы Аяз Гыйләҗев портреты, 1997.
8. Ана бәхете, 2000.
9. Оранжерея, 1999.
10. Автопортрет, 1974.
11. «Икмәкне хөрмәтләгез!», шәмаил, 1998.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз