Көмеш кыңгырау

Игътибар! «Көмеш кыңгырау» газетасыннан әдәби квест

Җавапларыгызны көтеп калабыз!

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Көмеш кыңгырау» республика газетасы сайтында «ӘДӘБИ КВЕСТ» башлыйбыз. Аның максаты - Татарстан һәм аның кешеләре турында белемнәребезне барлау.

Квест барышында һәр атнаның үз биреме булачак. Җиңүчене атна саен билгелибез. Квестның азагына кадәр безнең белән булган актив катнашучыларны сюрприз көтә.

 

Беренче бирем мондый булыр:

 

«Көмеш кыңгырау» республика газетасының 2009-2018 еллардагы редакторы,  күренекле язучы Факил Сафин турында 10 факт бирелә. Шуларның кайсы дөрес, кайсы ялган икәнен билгеләргә кирәк.

 

Иң беренче дөрес җавапны биргән кешегә бүләкне үзенә сайлау мөмкинлеге бирәбез: балалар өчен китап яки телефонына 100 сум акча яки Чаллының картиналар галереясенә ике кешелек чакыру билеты.

 

Бары тик http://chelny-rt.ru сайтында калдырылган җаваплар гына кабул ителә!

 

Башладык!

 

1. Факил Сафин Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән.

2. Университетның тарих бүлегенә укырга керергә баргач,  керә алмыйча кайткан.

3. Беренче шигыре газетада 18 яшендә басылган.

4. Иң беренче һөнәре – шофер, икенчесе – киң профильле механизатор.

5. Факил Сафинның 17 чит илдә булганы бар.

6. Язучының иң беренче китабы 1992 елда басылган.

7. Факил Сафин - «Фән һәм мәктәп», «Мәйдан» журналларына нигез салучы һәм оештыручы.

8. Факил Сафин – 200гә якын җыр авторы.

9. Факил Сафинның иң беренче симфониясе 2005 елда Татарстан дәүләт симфоник оркестры тарафыннан башкарыла.

 10. Иң беренче үзйөрешле транспорты - «Электрон» мотороллеры.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (18)
Осталось символов:
  • 5 июль 2019 - 14:00
    Без имени
    Сафина Лариса. 1+, 2 юк, 3 юк, 4+, 5 +, 6 юк, 7+, 8 +, 9 юк, 10 юк дип уйлыйм.
  • 5 июль 2019 - 08:15
    Без имени
    4.07. сәг. 9.21. комментарий авторы Миләүшә Хәсәнова. 10 ны сорауга тагын тукталасы килә. Ул вакытта кешелрне беренче транспортлары велосипед булган, аны безнеңчә сәпид диләр. Шулай ук күпләрдә Восход, Миниск (кәҗә матае) бар иде. Х әтерем ялгы8маса аларны йөртү өчен права кирәкми. Шулай да, Факил Сафинның электрон мотороллерда йөргэне булган
  • 5 июль 2019 - 08:04
    Без имени
    4.07. сәг. 9.21. комментарий авторы Миләүшә Хәсәнова. 10 ны сорауга тагын тукталасы килә. Ул вакытта кешелрне беренче транспортлары велосипед булган, аны безнеңчә сәпид диләр. Шулай ук күпләрдә Восход, Миниск (кәҗә матае) бар иде. Х әтерем ялгы8маса аларны йөртү өчен права кирәкми. Шулай да, Факил Сафинның электрон мотороллерда йөргэне булган.
  • 4 июль 2019 - 22:29
    Зимфира
    1+Кытай чигендә 1972 - 1974 еллар. 2- армиядән кайткач университетның тарих - филология бүлеген бетереп мәктәптә эшли, татар әдәбиятын, тарих укыта, директор була. 3-мәктәпне бетергәч тә район газетасында шигырьләре басыла. 4+.5-.6- Соңгы көз проза китабы 1989 нчы елда басылып күп укылудан таушалып беткән.1992елда Чаллы Камаз типографиясендә кабат басыла. 7+.8+.9- чөнки аның балалар өчен язган җырлары бик күп 2005 нче елга кадәр үк лауреат була. Симфониясен белмим. 10 +күп авыл малайларының ул вакытта мопед иде инде.
  • 4 июль 2019 - 21:53
    Без имени
    4.07. сәг. 9.21. комметарий авторы - Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш. Минем 10 сорауга тагын тукталып китәсе килә. Ф. Сафиннын үсмер чорында "электрон мотороллер" дигән әйберләр булмагандыр ул. Ул вакытта бөтен кешенең дә беренче транспорты - велосипед, безнеңчә сәпит. Тагын Восход, Минск (кәҗә матае) бар иде инде күп кешедә.
  • 4 июль 2019 - 20:58
    Без имени
    Миләүшә Хәсәнова,Вәрәшбаш. Соңгы 10 нчы сорауга тагын бер тукталам әле. Гадәттә авыл җирендә бөтен кешенең дә беренче транспорты - велосипед (безнеңчә сәпит), "Уф, Алла арбасы". Ул чорда әллә нинди электрон мотороллерлар булмагандыр, булса МИНСК, ВОСХОД матае. Аларны йөртергә права кирәкми иде, хәтерем ялгышмаса.
  • 4 июль 2019 - 20:51
    Без имени
    Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш.
  • 4 июль 2019 - 15:31
    Без имени
    Зухра 1 +. 2 -. 3 - . 4+. 5-. 6-. 7+. 8-. 9-. 10+.
  • 4 июль 2019 - 13:56
    Закирова
    1+,2-, 3-, 4+, 5-, 6-, 7+,8 +,9 -,10+
  • 4 июль 2019 - 09:59
    Комеш Кынгырау
    Соңгы комментарий иясе, исемегезне дә язсагыз иде.
  • 4 июль 2019 - 09:21
    Без имени
    1. Әйе, Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт итә. 2. Юк, КДУның тарих-филология факультетын тәмамлый. 3. ЮК, беренче шигырьләре урта мәктәпне тәмамлагач, "Авыл утлары" газетасында басылып чыга. Ул вакытта аңа 16 яшь була. 4. ӘЙЕ, Минзәләдә укый. 5. Юк, аның чит илдә йөрергә вакыты булмаган, ул эшләгән дә, эшләгән, хәтта КамАЗда мастер булган. 6. Юк, язучынын беренче "Соңгы көз" исемле китабы 1989 елда чыга. 7. Әйе, бик күп газета-журналларда редактор булып эшләгән, зур уңышлара ирешкән. 8. Факил Сафинның шигырьләренә җырлар күп язылган, ләкин ул композитор түгел. 9. Юк. 10. Булырга мөмкин, чөнки ул кечкенәдән ук транспорт ярата. Мин төгәл информаия тапмадым, ләкин аның турыда Күбәк урта мәктәбен тәмамлау белән механизатор булып эшли башлавы турында, комбайнда эшләве әйтелгән.
  • 3 июль 2019 - 23:47
    Без имени
    2, 5, 9 нчы жаваплар дорес тугел; 1, 3, 4, 6, 7, 8, 10 нчы жаваплар дорес дип уйлыйм. Гильмутдинова Алсу Талгатовна
  • 3 июль 2019 - 11:57
    Без имени
    3, 10, 8 адрес тугел, э калганы дорес дип уйлыйм. Фэйрузэ
  • 3 июль 2019 - 10:24
    Без имени
    1+,2-,3+,4+,5-,6+,7+,8-,9-,10- Чулпан
  • 3 июль 2019 - 09:09
    Комеш Кынгырау
    Хөрмәтле катнашучыларыбыз! Җиңүчене билгеләгәндә җиңелрәк булсын өчен җавап янына исемегезне калдырыгыз.
  • 3 июль 2019 - 06:37
    Без имени
    Шулай ук 9нчы факт дөрес түгел дип саныйм.
  • 3 июль 2019 - 06:30
    Без имени
    Хәерле иртәләр! 2 нче факт дөрес түгел.
  • 2 июль 2019 - 22:42
    Без имени
    1.+ 2.- 3.+ 4.- 5.- 6.+ 7.+ 8.- 9.+ 10.-