Көмеш кыңгырау

Игътибар! Бәйге! 23 февраль белән котла һәм бүләк от!

Дуслар! Сезнең өчен шәп яңалык! Бәйгеләрне яратканыгызны беләбез. Шуңа күрә якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яңа бәйге игълан итәбез.

Шартлары түбәндәгечә:

- Әлеге яңалык астындагы комментарийларга үзегезнең иң матур, иң үзенчәлекле котлау-теләкләрегезне язып калдырыгыз. Котлавыгыз белән бергә исем-фамилиягезне дә язарга онытмагыз.

- Редакция тарафыннан иң шәп дип табылган котлау иясен истәлекле бүләк һәм диплом көтә.

- Нәтиҗәне 25 февраль дүшәмбе көнне ачыкларбыз.

Ашыгыгыз! Көннәр санаулы!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (11)
Осталось символов:
  • 24 февраль 2019 - 18:31
    Без имени
    Кадерле ир-егетләребез! Бүген сезнең көн! Сез безнең саклаучыларыбыз-яклаучыларыбыз! Теләкләрнең иң изгеләре сезнең хөрмәткә яңгырый бүген: сәламәт, көчле рухлы, акыллы, тырыш, шул ук вакытта ягымлы, назлы, аңлаучан, сабыр булып калыгыз! Тормыш дилбегәсе һәрвакыт ирләр кулында булсын, ә без сезнең ышанычлы юлдашыгыз булырбыз! Бәхетле булыгыз!!!Мухтарова Лилия Хэлил кызы
  • 24 февраль 2019 - 18:25
    Без имени
    Бу көнне үзенен тир һәм канын тугеп, Ватанын дошманнардан саклаган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән бабайларыбызны искә төшерәсе килә. Аларның батырлыгы беркайчан да онытылмасын иде. Сугыш чоры балалары кургән авырлыкларны безнең якыннарыбызга күрергә, гаиләләрен яклап, кулларына корал алырга язмасын. Кадерле ир-егетләребез! Без сезнең белән горурланабыз һәм көчле рухыгызга сокланабыз. Сез безне жил-давылдан саклыйсыз, бәхет бүләк итәсез. Сезгә алдагы көннәрдә дә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, бәхет, һәр эшегездә уңышлар телибез. Якыннарыгыз өчен һәрвакыт ышанычлы һәм тугры яклаучы булып калыгыз. Йөрәгегездәге ялкын беркайчан да сүрелмәсен. Кадерле кешеләрегезнең кайгырту-яратуын тоеп яшәргә язсын. Бәйрәм белән сезне! Хөрмәт белән Чулпан Минһаҗетдинова
  • 24 февраль 2019 - 18:24
    Без имени
    Кадерле ир-егетләребез! Сезне чын куңелебездән Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Безнең тормышыбызда иң кадерле нәрсә-тынычлык һәм татулык. Шуңа күрә дә бу көн үзенең бай тарихын йөртә һәм каһарманлык символы булып санала. Илнең иминлеге-ир-атларыбызның кулында. «Батыр егет-ил күрке» дигәннәр. Ә безнең ир-егетләребез һәрвакыт кыюлык һәм намус кебек сыйфатларга ия булды. Ватанны яклаучылар көне армиядә хезмәт итүчеләр тантанасы гына тугел, ә һәрвакыт үз иле, гаиләсе өчен ышанычлы таяныч булган ир-атларыбызның да бәйрәме.
  • 24 февраль 2019 - 14:18
    Без имени
    Кадерле ир-егетләребез! Бүген сезнең көн! Сез безнең саклаучыларыбыз-яклаучыларыбыз! Теләкләрнең иң изгеләре сезнең хөрмәткә яңгырый бүген: сәламәт, көчле рухлы, акыллы, тырыш, шул ук вакытта ягымлы, назлы, аңлаучан, сабыр булып калыгыз! Тормыш дилбегәсе һәрвакыт ирләр кулында булсын, ә без сезнең ышанычлы юлдашыгыз булырбыз! Бәхетле булыгыз!!!
  • 24 февраль 2019 - 10:23
    Без имени
    Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә тиеш. Әле шуның өстенә көчле затларыбыз - ир-егетләребез алар безнең сакчыларыбыз да. Утырткан агачны корткычлар юк итмәсен өчен, салган өйне угърылар басмасын өчен алар бик тә уяу булырга тиеш. Ә үстергән уллары үзләре кебек тәввәкәл, үзләре кебек тырыш һәм көчле булсын өчен алар үз улларына дөрес тәрбия бирергә тиешләр. Хөрмәтле малайлар, ир-егетләребез, әтиләр, бабайлар! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле тормыш телибез. Сез яшәгән өйләрнең бусагасын һәрвакыт куанычлы хәбәрләр генә атлап керсен, күңелләрегез көр, җаннарыгыз тыныч булсын. Илебездә халыклар тату яшәсен, бер-беребезгә ярдәмчел, игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк. Кешеләрнең шатлыкларына сөеник, кайгыларын уртаклаша белик. Ир-егетләребез Сез безгә бик кирәк, Сез - дөнья тоткасы, бары сезнең белән генә тормыш куркынычсыз. СЕЗНЕ БЕЗ БИК ЯРАТАБЫЗ! Вәрәшбаш мәктәбе коллективы
  • 22 февраль 2019 - 15:42
    Без имени
    Кадерле этилэр, абыйлар, Ватан алдында бурычын утэуче солдатларыбыз! Сезне ихлас кун,елемнэн Ватанны саклаучылар коне белэн кайнар котлыйм! Бугенге аяз кугебез, тыныч коннэребез артында Сезнен тин,дэшсез хезмэтегез ята. Сезгэ булган рэхмэтемне шигырь юлларына салдым. Рэхим итеп кабул итеп алыгыз! Ватанны саклаучыларга... "Эллэ каян куренеп тора Солдатта булган дилэр"... (Ш.Маннапов сузлэре Ватан алдында бурычын Чын ирлэр ути дилэр. Чит жирлэргэ чыгып китеп, Кон-тон сакта торасыз. Туган илгэ биргэн антны Намус белэн тотасыз. Кыю да сез, батыр да сез Ватанпэрвэр яклаучы. Бэйрэм белэн котлыйм сезне Туган илне саклаучы! Сэламэтлек телим сезгэ, Юлларыгыз ун, булсын. Сезнен хезмэт ун,ышлары Куплэргэ маяк булсын! Рэхмэт эйтеп, баш иямен Туган илне саклаучы! Ускэч миндэ булам эле Ватанымны яклаучы! Данил Нэбиуллин.
  • 22 февраль 2019 - 13:57
    Комеш Кынгырау
    Хөрмәтле фронтовик-ветераннарыбыз, тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, ир-егетләребез, малайлар! Чын күңелдән барыгызны да Ватанны Саклаучылар көне белән котлыйм. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, шатлыклы көннәр телим. Сугыш афәтләре яраткан илебезгә башка кагылмасын иде. Тормышларыбыз тыныч, күк йөзләребез һәрвакытта да аяз булсын иде. Иң изге теләкләр белән Фәнис Фарук улы Вәлиев.
  • 22 февраль 2019 - 13:57
    Комеш Кынгырау
    В селе Бетьки Тукаевского района РТ проживает единственный ветеран Великой Отечественной войны, участник Сталинградской битвы Главнов Пётр Иванович. Пётр Иванович долгие годы трудился в хозяйствах Спасского (Куйбышевского) и Тукаевского районов в разных должностях. За время работы он проявил себя, как истинный труженик, умеющий работать с людьми. Добросовестным трудом, трудолюбием снискал уважение среди сельчан. Многие годы он вел патриотическое воспитание среди учащихся школы и молодежи села. В этот праздничный день примите мои сердечные поздравления! Уважаемый Пётр Иванович! Уважаемая Екатерина Фёдоровна! От всей души поздравляю Вас с Днём защитника Отечества. Желаю вам крепкого здоровья, долгих лет жизни, семейного благополучия, душевного спокойствия и радостных счастливых дней. Спасибо Вам!!! С уважением Валиев Фанис Фарукович.
  • 21 февраль 2019 - 20:25
    Инсаф_777
    Хөрмәтле ватанны саклаучы әтиләребез,егетләребез, сезне ватанны яклаучылар көне белән котлыйм.Сезгә тормышыгызда уңышлар,саулык-сәламәтлек,бәхет күреп, исән-сау булып,уңышлы гына хезмәт итеп бетерсәгез иде.Мондый җаваплылыклы эшне уз өстегезгә алу нинди батырлык бит ул!Рәхмәт сезгә ,дөньяларыбыз тыныч күкләребез аяз булган өчен.Мин Алла бирса ускәч сезнең кебек батыр солдат буласым килә .Олы - олы танкларда йөреп төрле батырлыклар эшләп әйләнеп кайтасым килә.Тагын бер кат шулай юк чын күңелдән бәйрәмегез белән котлап китәм!!!
  • 21 февраль 2019 - 06:29
    Без имени
    Ватан – ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар, дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләр — туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык! Шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.
  • 20 февраль 2019 - 21:14
    Без имени
    Кадерле әтиләребез! Егетләр! Ерак Юрга шәһәрендә хезмәт итүче кадерле абыем! Сезне Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итәм. Сезгә озын гомер,сәламәтлек телим. Күкләрегез аяз,йөзләрегез көләч,күңелләрегез һәрчак шат булсын. Абыем!!!Мин синең белән чиксез горурланам. Иң изге теләкләр белән: Шаяхметова Фәнүзә.