Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Үзәреш җиле» яшьләргә ошыймы?

Казанда "Үзгәреш җиле" концерты булып узды. Быел ул алтынчы тапкыр үткәрелә. Халык җырларының шушылай заманчалашуы кемгәдер ошый, кемгәдер юк. Безнең хәбәрчеләребезнең дә бу турыда үз фикерләре бар.

Җырны болай итеп үзгәртеп җырлау ярый инде, бертөрлелек туйдыра да кебек, ләкин икенче яктан караганда җырчының тавышы гел күмелеп кала, сүзләрен дә, көен дә юньләп аңлап булмый. Нәтиҗәдә, чыгыш хиссезрәк килеп чыга, дип әйтәсем килә. Сүзләре генә татарча кебек инде мондый җырларның, шуңа күрә заманчалаштырып җырлаучы җырчыларны бөтен кеше дә яратып бетермәс дип уйлыйм. Гәрчә алар үзләренчә тырышалар инде, татар телен онытмыйлар.

Әмир Фархуллин, Мамадыш.


Яшьләрнең яңалыкка омтылуы, элеккеге җырларга кабаттан сулыш биреп, җәмгыятькә аны яңача тәкъдим итү, әлбәттә, мактауга лаек, димәк безнең җыр индустриясе яңара, үсә, чәчәк ата. Тик шәхсән минем өчен җырларның элеккегечә яңгырашы колакка ятышлырак, аларда чын татар моңы чагылыш тапкандыр кебек. Бәлкем, бу яңалыкка омтылышны бераз гына икенчерәк, йомшаграк, тагын да моңлырак итеп җәмгыятькә тәкъдим итсәк, ошатучылар һәм хуплаучылар саны артыр, мөгаен. Чынлап та, игътибарга, хуплауга лаек эшчәнлек, чөнки хәзерге яшьләр өчен элекеге җырлар бик ошап бетмәскә мөмкин, ә аларны яшь буынга бу рәвешле булса да җиткерү - аларны рухи яктан баетуга бер баскыч. Айгөл.


"Үзгәреш җиле" заманча стильдә эшләнелгән проект. Үзем яшь булсам да, халык җырларының бу вариантта башкарылуы миңа ошамый. Минем уйлавымча, халкыбызның үлмәс җырлары композиторлар тарафыннан ничек моңлы итеп  язылган, шулай яңгырасын иде. Ул җырларны  үз чорының җырчылары да, тыңлаучылары да табылыр. Мин моңа ышанам! Бу концертта халык җырлары яңа юнәлештә, яңа ярсу белән  башкарыла. Алдагы төркемдәш язган фикер белән килешәм. Җыр сүзләре аңлашылмый. Аңлашылмагач үзеннән-үзе тыңлыйсы, отып каласы килми. Истә калмагач кызыксыну бетә. Шулай итә-итә халык җырлары көннән-көн югала, онытыла бармас микән?! Таңсылу.


Әйе бик ошый. Яратып тынлыйм. Әдилә.


Мин күпләр белән килешәм, чөнки үзем дә шундый заманча рухта иҗат ителгән җырларны яратам. Әлеге "ремикс"ларда бернинди начар әйбер дә юк дип уйлыйм. Киресенчә, алар инде искереп барган җырларга яңа сулыш бирәләр кебек. Моңа олы яшьтәгеләр каршы килсәләр дә, бу заманлаштырылган җырларны безнең буын хуплый һәм яратып тыңлый, минемчә. Әнвәр Мөхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев