Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Зәй кызы Мәскәүдәге югары уку йортына имтиханнарсыз керү хокукына ия булды

Аны мәктәптә узган тантаналы линейкада тәбрикләделәр. Укучы кызга РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның махсус бүләген тапшырдылар.

Бөтенроссия фән олимпиадаларының физик культура буенча йомгаклау этабында җиңү яулаган, Зәйнең 4нче мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Мария Устимкина Мәскәүдәге югары уку йортына имтиханнарсыз укырга керү хокукына ия булды.

Быел апрель аенда 4нче мәктәп укучысы Мария Устимкина өченче тапкыр физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды. 

Мәктәп директоры Альбина Ларина укучысын зур җиңү белән котлады.

Ә Мариягә тапшырылган, Россия Халыклар дуслыгы университеты (РХДУ) сертификаты күңелле сюрприз булды. Ул кызга уку йортына имтиханнарсыз керү хокукы бирә, 25 мең стипендия һәм тулай торакта яшәү урыны белән гарантияләнә. Хәзер Мария, үз тормышын медицина белән бәйләргә хыялланып, бу өстенлектән файдаланыргамы яки башка югары уку йортын сайларгамы икәнен хәл итәргә тиеш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zai-kyzy-maskaudage-yugary-uku-iortyna-imtixannarsyz-keru-xokukyna-iya-buldy-5871514 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев