Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Җырчы Элвин Грей Менделеевскига балалар белән очрашуга килгән (ВИДЕО)

Ул «Кама таңнары» приюты балалары белән «Синең кара күзләрең» хитын башкарган һәм мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә булган.

«Менделеевские новости» фотосы.

Җырчы Радик Юльякшин Менделеевскида балалар белән очрашты, дип хәбәр итә tatar-inform.tatar сайты. Менделеевскига аны район прокуроры Ришат Шакиров чакырып китергән.

Башкортстан башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча киңәшчесе, Элвин Грей тәхәллүсе белән танылган җырчы Радик Юльякшин «Кама таңнары» приюты балалары белән «Синең кара күзләрең» хитын башкарды һәм мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә булды.

https://www.instagram.com/mendeleevsknews/  видеосы

Менделеевскига ул Лениногорскидагы концертыннан соң килде. «Мине Менделеевск мәктәбендә шундый җылы каршы алдылар… Күптән тактага язганым булмады. Истәлеккә миннән теләкләр», — дип, җырчы үзенең Instagram битендә тәэсирләре белән уртаклаша.

Укучылар Элвина Грейга аның хитлары турында, ничек җырчы булып китүе, шәхси тормышы, иҗади планнары хакында сораулар бирделәр. Балаларга җырчы беренче җырының 14 яшендә чыгуын ә популярлыкка 15 яшендә ирешүен сөйләде.

Шулай ук бер укучыдан: «Урамда барысы да таныганда, бу популярлык белән яшәү авыр түгелме?» — дигән сорау да яңгырады. «Танылган булу — минем балачак хыялым, мин шул хыялыма таба барам», — дип җавап бирде җырчы.

Балалар Элвин Грей белән бергә «Уфтанма» хитын башкарды, ә аннары аңа истәлеккә дәрестә үзләре ясаган бал кашыгы бүләк иттеләр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/showtime/18-02-2022/yrchy-elvin-greyny-mendeleevskiga-rayon-prokurory-chakyryp-kiterg-n-5849658

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев