Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Халыкара «Гений места» онлайн конкурсы башланды

Конкурсның төп максаты – бер мәйданчыкта заманча дизайн, сәнгать һәм мода юнәлешләре буенча оригиналь идеяләр һәм нәтиҗәле проектларны берләштерү.

НИУ ВШЭ дизайн мәктәбе HSE CREATIVE OPEN халыкара онлайн-конкурсын игълан итте.

HSE CREATIVE OPEN конкурсының төп максаты – бер мәйданчыкта заманча дизайн, сәнгать һәм мода юнәлешләре буенча оригиналь идеяләр һәм нәтиҗәле проектларны берләштерү.

Конкурсны үткәрү этаплары:

2022 елның 5 сентябренә кадәр – конкурска гаризалар кабул итү.

2022 елның 21 сентябре – конкурс нәтиҗәләрен игълан итү.

 «Гений места» махсус номинациясе Россия Дәүләт китапханәсе белән берлектә, китапханәләр базасында талантлар концентрациясе урыннарын эшләтеп җибәрү буенча шул исемдәге федераль проект кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә куелды.

«Гений места» номинациясендә 16 яшьтән өлкәнрәк катнашучыларның проектлары кабул ителә. Конкурска бер кеше тарафыннан бирелгән эшләр саны чикләнмәгән. Тәкъдим ителгән инициативаның билгеле бер җирлекнең  үзенчәлекләрен өйрәнүгә юнәлдерелүе, аның мәдәни мирасын популярлаштыруы һәм халыкка файда китерүе мөһим. Эшләр төрле форматларда башкарылырга мөмкин: социаль инициатива, локаль медиа, һөнәрчеләр белән эшләү, арт‐проект.

Эшләрне жюри әгъзалары бәяләячәк, алар арасында — Россия Дәүләт китапханәсе генераль директоры Вадим Дуда һәм китапханә тармагыннан башка белгечләр бар.

Конкурс эшләре презентацияләре эчтәлегенә таләпләр:

Проектның структурасы:

  • территория яки регионның проблемалар тасвирламасы;
  • проектның максатлары һәм бурычлары, аны чишү юлларын тасвирлау;
  • манифест (территориягә файдасын нигезләү);
  • проектны тормышка ашыру этаплары;
  • тормышка ашырырга ярдәм итәчәк ресурслар буенча тәкъдим: команда, җәлеп ителгән акчалар һ. б.

Жюри проект концепциясен һәм презентациясен биш баллы шкала буенча бәяли.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1, 2 һәм 3 урыннарны алучылар акчалата бүләк алалар:

I урын – 50 мең сум

II урын – 30 мең сум

III урын – 20 мең сум

Махсус бүләк сыйфатында Россия Дәүләт китапханәсе креатив индустрияләр темасы буенча заманча басмалар тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КОНКУРС бәйге