Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Халкым чишмәсе» төбәк фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

Конкурста катнашу өчен 14 - 35 яшьлек балалар һәм яшьләр чакырыла.

Чаллыда «Халкым чишмәсе» татар милли иҗаты төбәк яшьләр фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Конкурста катнашу өчен 14 - 35 яшьлек балалар һәм яшьләр чакырыла.

Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Нәфис сүз», «Вокал соло», «Вокал ансамбль», «Халык биюе соло», «Халык биюе ансамбль», «Инструменталь музыка», «Халык декоратив-гамәли сәнгате».

Катнашучылар артистлык, сәхнә образы булу, оригинальлек, иҗат номеры эчтәлегенең милли традицияләргә туры килүе буенча бәяләнәчәк.

Сайлап алу туры онлайн форматта узачак. Иң яхшы номерлар фестивальнең гала-концертына чакырылачак, ул 9 ноябрьдә «Шатлык» яшьләр үзәгендә узачак. Фестивальдә катнашу өчен шушы форманы  https://forms.yandex.ru/u/66ed5cd75056905c54f65cac/ тутырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев