Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

WORLDSKILLS Чаллыда роботлар бәйгесе оештырды

36нчы Инновацион технологияләр лицеенда Актаныш, Алабуга, Чаллыдан җыелган командалар робототехника буенча 4 көн дәвамында көч сынашты. Без дә барып, андагы атмосферага күз салып кайттык. 5 команда көч сынашса да, залда тынлык хакимлек итә.

12-14 яшь­лек ма­лай­лар тө­зел­гән прог­рам­ма бу­ен­ча ро­бот­лар­ны төр­ле һө­нәр­ләр баш­ка­рыр­лык итеп ясап күр­сәт­те һәм эш­кә җик­те.

Җи­ңү­че­ләр:

1 урын – За­ри­пов Бу­лат һәм Зәй­ни­ев Рү­зәл Чал­лы, 36нчы ли­цей

2 урын – Ур­ман­че­ев Ис­кән­дәр һәм Иг­нать­ев Игорь Чал­лы, 36нчы ли­цей

3 урын – Ала­бу­га ко­ман­да­сы

Җи­ңү­че­ләр Та­тарс­тан җы­ел­ма ко­ман­да­сы­на ке­рә­чәк һәм WorldSkills стан­дарт­ла­ры бу­ен­ча мил­ли чем­пи­о­нат­та кат­на­ша­чак.

Бәй­ге­нең төп экс­пер­ты Фо­мин Дмит­рий Ев­гень­е­вич бе­лән дә ара­ла­шып ал­дык.

- Ни өчен әле­ге бәй­ге Чал­лы­да үтә, - дип кы­зык­сын­дык без.

- Әле­ге бәй­ге Ка­зан­да да уз­ды­ры­ла­ры­ла. Без исә Чал­лы­да 12-14 яшь­лек мо­биль ро­бо­то­тех­ни­ка ком­пе­тен­ци­я­се­нең мах­сус­лаш­ты­рыл­ган үзә­ге бу­лып то­ра­быз.

- Бәй­ге ни­чек оеш­ты­ры­ла?

- Бәй­ге ал­дан тө­зел­гән план бу­ен­ча ба­ра. План-сет­ка­да көн са­ен һәр сә­гать­тә 10 ми­нут ва­кыт эче­дә нин­ди эш­ләр баш­ка­ры­ла­сы языл­ган. Ту­ла­ем ал­ган­да, бар­лык ко­ман­да­лар да көч­ле. Һәр ко­ман­да­ның үз экс­пер­ты бар. Ко­ман­да­га прог­рам­ма­лаш­ты­ру, конст­рук­ци­я­ләү бу­ен­ча бер­төр­ле би­рем­нәр йөк­лә­нә. Әле­ге би­рем­не алар ва­кы­тын­да баш­ка­рып, экс­перт­лар­га тәкъ­дим итәр­гә ти­еш. Конт­роль эш бу­лып – әзер ро­бот­ны жю­ри кар­шын­да сү­теп җыю то­ра.

- Ро­бо­то­тех­ни­ка бе­лән шө­гыль­лә­нү ба­ла­лар­га кайсы өлкәдә яр­дәм итә?

- Бү­ген­ге көн­дә без­нең тор­мыш­та ро­бот­лар бик ак­ту­аль. Ки­лә­чәк­тә алар хәт­та ке­ше­ләр­не дә алыш­ты­рыр­га мөм­кин. Ро­бот­лар бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр бик аз дип уй­лыйм. Ә ро­бо­то­тех­ни­ка ба­ла­лар­ны уй­лар­га, кү­зал­лар­га өй­рә­тү­дә, ин­же­нер як­тан сә­ләт­лә­рен арт­ты­ру­да, фи­зи­ка, ин­фор­ма­ти­ка өй­рән­гән ва­кыт­та мәгъ­лү­мат үз­ләш­те­рү­дә зур роль уй­ный.

Әңгәмәдәш: Гөлинә Гусамова


Безнең инстаграмга кушылыгыз! Анда шәп бәйгеләр бара! ► «Көмеш кыңгырау» инстаграмда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев