Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Владимир Чагин: «Ралли-марафон - кешенең җиңүгә ихтыярын, ныклыгын һәм батырлыгын сынау»

Танылган ватандашыбыз, «КАМАЗ-мастер» командасының легендар пилоты — Владимир Геннадьевич Чагин исеме миллионлаган кешегә таныш.

Ул «Дакар»ралли-марафонында җиде тапкыр җиңүче титулын яулый. 

Владимир Геннадьевич 1970 елның 5 гыйнварында туа. Автомобиль спортына ул 1988 елда «КАМАЗ-мастер» командасы механигы буларак килеп керә, ә туксанынчы еллар уртасыннан пилот буларак чыгыш ясый башлый.

1996 ел Владимир Чагин өчен генә түгел, бөтен ил автоспорты өчен дә Йолдызлы сәгать була. Ул чакта Чагин әле яңа гына эшли башлаган, беркемгә дә билгеле булмаган пилот булса да, аның экипажы «Мастер-Ралли» Дөнья кубогы этабында (Париж—Ульяновск—Улан-Батор) җиңүгә ирешә.

 В. Чагин бөтен дөньяга танылган пилот кына түгел, ул узыш йөк машиналарын камилләштерүгә да үзеннән зур өлеш керткән.

«Шәхсән мине марафоннар ярыш буларак кына түгел, кеше ныклыгы сынала торган экстремаль ситуацияләре белән дә җәлеп итә. Ралли-марафоннар — техниканың ныклыгын тикшерү, трассаның катлаулылыгын һәм һава шартларын җиңү генә түгел, барыннан да элек кешенең көчен, җиңүгә ихтыярын, ныклыгын һәм батырлыгын сынау да» - ди Владимир Чагин үзе.

В.Г. Чагин — ике тапкыр Россия чемпионы, Россия Кубогы иясе, «Көмеш укчы» Россия милли премиясе һәм «Золотая колесница» Россия милли иҗтимагый премиясе лауреаты.

«Россиянең иң яхшы узышчысы»исеменә лаек булды.  Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины.

Владимир Чагин «Татарстанның 100 күренекле шәхесе» дигән сораштыруда катнаша. Аның өчен http://100.tatarstan.ru/ сайтында тавыш бирергә кирәк. Хәзерге вакытта ул 106 тавыш җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X