Тынгысыз һөнәр
3нче июльдә Россиядә Дәүләт автоинспекциясе көнен билгеләп үттеләр.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән якыннан танышасың киләме? Түбән Кама укучыларына елмайды андый бәхет. Мәктәп яны лагерьларына йөрүчеләр өчен экскурсияләр оештырдылар.
Балалар юл-патруль хезмәте, эзләү, техника һәм юл күзәтчелеге, административ практика, пропаганда, теркәү-имтихан бүлекләре хезмәткәрләренең вазыйфалары белән таныштылар.
ДАИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр, хокук бозучылар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган, дип искәрттеләр.
Укучылар юл-транспорт фаҗигаләре булган урыннардан фото-видеолар карадылар. Үзләрен кызыксындырган төрле сораулар бирделәр. Белгечләр аларның күз алдында машина йөртү таныклыклары ясадылар. Хокук бозучылардан алынганнан соң сейфта сакланучы таныклыкларны күрсәттеләр.
Боларның барысы да балаларда зур кызыксыну уятты. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре һөнәренең шундый киң кырлы, җаваплы һәм тынгысыз булуын аңлады алар.
3нче июльдә Россиядә Дәүләт автоинспекциясе көнен билгеләп үттеләр. Ул 90 елга якын уздырылып килә. Нәкъ менә 1936 елның 3нче июлендә беренче Дәүләт автоинспекциясе барлыкка килү турында карарга кул куела. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе юлларда тәртип саклыйлар, юл һәлакәтләрен киметәләр, транспорт йөрешен көйлиләр.
Лариса Шәемова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев