Түгәрәк уеннары уйнадык
Түбән Камадагы Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 4 «В» сыйныф укучылары өчен «Татар халык уеннары» уен сәгате узды.
Хәрәкәтле күңелле уеннар һәркемнең балачагында уйнала. Бу уеннарны кем уйлап чыгарган соң? Бу сорауга бер генә җавап: алар әкиятләр һәм җырлар кебек халык тарафыннан барлыкка китерелгән. Татар халык уеннарының күп гасырлык тарихы бар, алар бик борынгы заманнардан сакланып калган һәм бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән буыннан-буынга тапшырыла торган мирас.
Җәйге матур кичләрдә кояш баеп, өлкәннәр йокларга яткач, колхоз эшеннән арып кайтсалар да, кызлар-егетләр су буйларына «Кичке уен»га төшкән.
Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйналган. Бу уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә әлеге уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.
Түбән Камадагы Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 4 «В» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Сайфутдинова Нурия Нурисламовна) «Татар халык уеннары» уен сәгате узды.
Чара барышында балалар туган җиребездә яшәүче җирле халыклар һәм борынгы заманда ата-бабаларыбызның, буш вакытларын ничек үткәрүләре турында мәгълүмат алдылар. Катнашучылар табышмакларны чишүдә үз зирәклекләрен күрсәтеп, «Йөзек салыш» «Түбәтәй» һ. б. татар халык хәрәкәтчән уеннарында катнаштылар.
Резеда Валеева, Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев